Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR каналы җитәкчелеге тентүне "кырымтатарларга һөҗүм" дип атады


АТR кырымтатар каналында тентү
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:42 0:00

АТR кырымтатар каналында тентү

ATR кырымтатар телевидение каналы җитәкчесе урынбасары Лилия Буджурова туры эфирда чыгыш ясап "тентүне кырымтатарларга һөҗүм" дип атады.

Кырымтатар телевидение каналына дүшәмбе иртән битлек кигән һәм коралланган кешеләр кереп тентү башлады. ATR каналы җитәкчесенең мәгълүмати сәясәт өчен җаваплы урынбасары Лилия Буджурова туры эфирда халыкка мөрәҗәгать итеп, бу гамәлне "кырымтатар халкына һөҗүм" дип атады һәм Кырым хакимиятләрен гаепләде.

"18 май алар матәм җыенын уздырырга бирмичә елауны тыйды. Бүгенге адымнары белән алар, күрәсең, күрү, ишетү һәм сөйләүне тыярга ният итә. Әмма безнең бу җирдә яшәү хокукыбыз бар әлегә, шуңа күрә яшәгән дәвердә бердән-бер милли каналыбызны саклап калу өчен кануни юллар белән көрәшне дәвам итәчәкбез" диде Лилия Буджурова.

Канал җитәкчесе урынбасары бүгенге тентүне оештыруда Кырым хакимиятләрен гаепләде. Буджурова сүзләренә караганда ФСБ хезмәткәрләре узган елның 26 февралендә Кырым Югары шурасы каршында узган кырымтатарларның аннексиягә каршы зур урам җыеныннан видеоларны һәм мәгълүматне алыр өчен килгән.

"Бүген бездән гадәти хәбәрләр чыгарышлары көтмәгез, әмма әлегә эфирга чыгу мөмкинлеге бар. Бүгенге хәл белән бу бетәр дип өмет итәм. Хакимият бу гамәле белән халыкка, шулай ук үзенең һәм федераль хакимиятнең абруена нинди һөҗүм ясаганын аңлыйдыр дип өметләнәм", диде Буджурова.

Тентүдә катнашучыларның киемнәренә ОМОН дип язылган. Эчке эшләр министрлыгыннан бу чарага әлегә бер аңлатма да булмады.

ATR каршына Кырымның төрле районыннан каналны яклап кырымтатарлар җыела башлады. Алар янында булган Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чигөз бу хәлне "кырымтатарларны куркыту омтылышы" дип белдерде.

Кырымтатарлар АТR каналын якларга килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

Тентүдә катнашучылар канал җитәкчесе Эльзара Ислямовага журналистларга соңгы вазгыять турында аңлатырга мөмкинлек бирмәгән. Канал хезмәткәрләре Азатлыкның Qirim.Aqiqat сәхифәсенә үзләре эфирга бирә алмаган шушы видеоны тапшырган. Анда камера алдында торган Ислямовага "җитәкче" янына барырга кушалар. Ислямова "җитәкче мин бит монда" дигәч камерага аркасын терәгән берәү аны "тикшерү барышын бозуда" гаепләп интервьюны туктатуны таләп итә.

АТR мөдиренә интервью бирү тыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Җиде сәгать барган тентүдән соң канал җитәкчесенең мәгълүмати сәясәт өчен җаваплы урынбасары Лилия Буджурова аларны якларга килгән кырымтатарлар янына чыгып вазгыятьне аңлатты.

АТR вәкиле вазгыятьне аңлатты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

XS
SM
MD
LG