Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:03

Парламент ассамблеясы Русия вәкаләтләре турында сөйләшәчәк


Парламент ассамблеясы башлыгы Анн Брассер

Парламент ассамблеясы башлыгы Анн Брассер

Страсбургта Европа Шурасының Парламент ассамблеясы утырышы көнтәртибендә Русиянең оешмадагы вәкаләтләре дә бар. Ассамблея үзенең язгы сессиясендә Русияне Кырым аннексиясенә җавап итеп гыйнварга кадәр тавыш бирү хокукыннан мәхрүм иткән иде.

Страсбургка Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин килде. Ассамблея башлыгы Анн Брассерның Русиядә тотылган Украина хәрбие Надежда Савченконы иреккә чыгару турындагы таләбенә Нарышкин, мәхкәмә аны гаепсез дип тапса ул чыгарылачак диде. Савченко Донбасста ике Русия журналистын үтерүдә гаепләнә.

Бүген ачылган кышкы сессия 30 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Көнтәртибендә Украинадагы һуманитар вазгыять, Парижда булган террор гамәлләре һәм Европада сүз иреген яклау. Утырышның беренче көне Освенцим шәһәрендәге концлагерьне азат итүгә багышлана. Махсус утырышка элекке тоткыннар һәм ветераннар чакырылган.

XS
SM
MD
LG