Accessibility links

Кайнар хәбәр

АТR җитәкчесе Эльзара Ислямовага интервью бирергә рөхсәт ителмәде [ВИДЕО]


АТR вәкиле вазгыятьне аңлатты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

АТR вәкиле вазгыятьне аңлатты

АТR кырымтатар телевидение каналында иртәдән бирле барган тентүдә катнашучылар канал җитәкчесе Эльзара Ислямовага журналистларга соңгы вазгыять турында аңлатырга мөмкинлек бирмәгән. Канал хезмәткәрләре Азатлыкның Qirim.Aqiqat сәхифәсенә үзләре эфирга бирә алмаган шушы видеоны тапшырган. Анда камера алдында торган Ислямовага "җитәкче" янына барырга кушалар. Ислямова "җитәкче мин бит монда" дигәч камерага аркасын терәгән берәү аны "тикшерү барышын бозуда" гаепләп интервьюны туктатуны таләп итә.

ФСБ хезмәткәрләре узган елның 26 февралендә Кырым Югары шурасы каршында узган кырымтатарларның аннексиягә каршы зур урам җыеныннан видеоларны һәм мәгълүмат эзли. Эфирда көне буе барган сериаллар ярты сәгатькә бер канал җитәкчелегеннән белдерүгә бүленде. Алты сәгатькә якын барган тикшерү тәмамланган.

Канал каршына каналны яклап җыелган халыкка полиция таралырга кушты. Кырым эчке эшләр, мәгълүмәт һәм элемтә "министры" Дмитрий Полонский кырымтатар каналы журналистлары "үз гамәлләре өчен җаваплылыкны хакимиятләргә аударырга тырыша" диде. Каналның видеосерверлары кулга алынган.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы кырымтатар каналында тентүне кискен тәнкыйтьләде.

XS
SM
MD
LG