Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Мариупольгә һөҗүмне сугыш җинаятенә тиңләде


Мариупольгә һөҗүмендә һәлак булганнарны җирлиләр
Мариупольгә һөҗүмендә һәлак булганнарны җирлиләр

Узган ял көннәрендә Мариуполь шәһәренә ракета һөҗүмен һәм аның нәтиҗәсендә тыныч халыкның һәлак булуын БМО Иминлек Шурасы утырышында катнашучылар "сугыш җинаятенә" тиңләде. Чираттан тыш утырыштан соң бу хакта оешманың генераль секретаре урынбасары Джеффри Фельтман белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы һөҗүм урынын барып тикшергәч ракеталарның сепаратистлар контролендә булган җирдән атылганын белдергән. Һөҗүмдә дистәләгән кеше һәлак булды, 100дән артык тыныч халык яраланды.

"Без Русия җитәкчелеген гыйсьянчыларга кичекмәстән йогынты ясарга һәм һөҗүмнәрне туктатуларын таләп итәргә чакырабыз", диде БМО генераль секретаре урынбасары.

Русиянең БМОдагы даими вәкиле Виталий Чуркин көч куллануның артуына борчылу белдереп Киев сепаратистлар белән сөйләшүләр алып барудан баш тарта, дип Украинаны гаепләде.

АКШның оешмадагы вәкиле Саманта Пауэр "Мариупольгә һөҗүмне Мәскәү финанслаган сепаратистлар оештырган, Русия гаскәрләреннән килгән ракеталар атылган" диде.

XS
SM
MD
LG