Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хәрби хезмәткә рухи әзерлек турында сөйләшәчәкләр


Грозныйда хәрби хезмәткә чакыру пунктында
Грозныйда хәрби хезмәткә чакыру пунктында

Чәршәмбе көнне Казанда гаскәрдә хезмәт итүгә рухи-әхлаки әзерлеккә багышланган очрашу үтәчәк. "Болгар" кунакханәсендә үтәчәк бу очрашуга теләгән һәркем килә ала, дип хәбәр итә Татар-информ. Очрашуны гаскәрдә хезмәт итәргә әзерләүче "Спарта" үзәге хезмәткәрләре алып барачак.

Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия хәрби көчләрендәге җинаятьләрдә ел саен йөзләгән яшь кеше һәлак була, күпләр үзләренә кул сала. "Спарта" үзәге хезмәт итү кагыйдәләренә өйрәтә һәм яшьләргә рухи-әхлаки ярдәм күрсәтә.

XS
SM
MD
LG