Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:11

Язучылар Бабичның тууына 120 ел тулуны искә алды


Шәехзадә Бабич - татар, башкорт халыкларының бәгырь кисәге. 23 гыйнвар Казанның Язучылар йортында узган искә алу кичәсендә халык аның рухына елый-елый дога кылды, ди шагыйрьнең иҗатын ныклап өйрәнгән әдәбият галиме Галимҗан Гыйлманов.

24 яшендә Кызыл армия тарафыннан җәзалап үтерелгән билгеле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын мәңгеләштерү максатыннан шактый хезмәт куйган авылдашы, язучы, галим Галимҗан Гыйлманов аның 120 еллыгына махсус әзерләнгән. Бабичның туганнан башлап үлгәненә кадәр тарихын белгән Галимҗан әфәнде аның әсәрләрен туплап, 1990 елда “Зәңгәр җырлар” исемле китап әзерләгән булган. Тууына 120 ел тулганда да Татарстанда Язучылары йортының Тукай клубында узган Шәехзадә Бабичны искә алу кичәсенең төп оештыру эшләрен үз өстенә алган.

“24 яшьлек шагыйрь үләргә тиеш түгел иде. Ул Тукайдан да яшьли китеп барган. Исән чагында үзенең бер генә китабын да дөньяга чыгара алмаган Бабич мәшһүрлеккә ирешеп китә. Бу әдәбият дөньясында феноменаль күренеш, башка мондый хәл юк. Бабич татар һәм башкорт халыкларының уртак бер бәгырь кисәге”, ди Гыйлманов. Ул искә алу кичәсендә инкыйлаб шагыйренең Кызыл армия тарафыннан җәзалап үтерелгәнен дә сөйләп үтте. Аны Бабичның батыр йөрәкле, ирекле фикерле шәхес булуы сокландыра.

“Тукай клубына җыелган тамашачыга татарның бөеклеген, аның рухиятенең затлылыгын күрсәтергә тырыштык. Шәехзадә Бабич татар һәм башкорт әдәбиятында бик зур урын тоткан абруйлы шагыйрь. Инкыйлаб чорында әгәр синең рухың көчле, идеяң дөрес булмаса, синең арттан халык та бармый, укучы да сине белми, тамашачы да сине танымый.

1913 елдда “Шура” журналында Шәехзадә Бабичның беренче шигырьләрен бастырган кеше – Дәрдмәнд белән Риза Фәхретдин. Бабичның Оренбурга килгәнен белгәч Дәрдмәнд аны үзенә чакыра. Бик мәгънәле, серле сөйләшү була. Ул сер хакында берәү дә әйтми.

Искә алу кичәсендә Бабичның яраткан уен кораллары, моңнары, җырлары, шигырьләре яңгырады. Соңыннан халык елый-елый аның рухына дога кылды. Әбиләр-апалар яныма килеп, Бабичның рухы шат булсын дип матур теләкләрен әйттеләр. Бу бүгенге көн өчен аз түгел, димәк әдәбиятта ихласлык, Тукайлардан, Бабичлардан килүче рух яши”, диде Галимҗан Гыйлманов.

Шәехзадә Бабичны искә алу кичәсендә халык язучысы Рабит Баттулла, җырчы-музыкантлар Миңгол Галиев, Рөстәм Маликов, Марат Әюпов, Рафикъ Таҗетдинов, сүз осталары Фәнис Җиһанша, Луара Шакирҗан чыгыш ясады. Алып баручы һәм сценарий авторы Галимҗан Гыйлманов иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG