Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Рәфис Кашаповны ачлык тотуын туктатырга чакырдылар


26 гыйнвар Чаллыда милли хәрәкәт вәкилләре, мөселманнар катнашында үткән утырышта узган ай кулга алынган Рәфис Кашаповны азат итүне таләп итеп БМОга, халыкара хокук оешмаларына, Русия, Татарстан прокуратураларына мөрәҗәгатьләр юллау турында сүз барды.

Утырышта Чаллы, Түбән Кама, Алабуга вәкилләре катнашты. Җыелган халык каршында беренче булып Рәфиснең җәмәгате Нурзия Кашапова чыгыш ясады. Ул Рәфиснең 19 гыйнварда башлаган ачлык акциясен дәвам итүен, ачлыкны туктатуын сорап адвокатлар аша җиткерүләрен әйтте. Ләкин Рәфиснең “бу акцияне дәвам итәм әле” дигәнен, соңгы 3-4 көндә хәбәрләшә алмауларын белдерде. Җыенда катнашучылар да бердәм рәвештә Рәфис Кашаповның ачлык тотуын туктатырга чакырды.

Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов рәислегендә узган җыенда Татарстан аксакаллар шурасы җитәкчесе Раиф Галиев, милли хәрәкәт активисты Зинннур Әһлиуллин, язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Түбән Камадан Алмас Якупов, Алабугадан Фирдәвес Хуҗин, Фәрит Габдуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар, фикер белдерделәр.

Раиф Галиев: "Рәфис Кашапов кулга алынгач БТИҮ президиумы утырыш уздырды. Анда Путиннан башлап тикшерү комитетларына, прокуратураларга кадәр мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Рәфиснең хәлен ничек җиңеләйтергә? Рәфиснең җәмгыятькә, тикшерүгә зыян китерү ихтималы юк, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Шуңа, республикада танылган татарларны барлап, шул дәрәҗәле кешеләр үз җаваплылыгына алу (поручительство) турында тикшерү комитетына хат юллау турында да тәкъдимебез бар."

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

Зиннур Әһлиуллин: "Русиянең һәр төбәгендә кемнәрнедер утырту буенча лимит бар. Менә Рәфис тә шул лимитка эләкте. ФСБда, хокук саклау оешмаларында эшләүчеләр бик яхшы акчалар алалар. Аларның хезмәт хакы дәүләт сере булып тора. Аларга шул акчаны алган өчен эш күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, элекке вакытта янгын сүндерүчеләрнең эш күрсәткечеләренә карап түләү бар иде. Ниндидер күләмдә ут сүндерсәң, сиңа өстәмә акча бирәләр. Мин моны үзем белмәс идем, күршем янгынчы иде. Шулар үзләре бәләкәй генә янгыннар ясап, шуларны сүндереп йөреп, планнарын тутырганнар. Бу көлке, әмма шулай булган. Бүгенге хокукчылар да зур акчалар алгач, теләсә кемнән теләсә нинди гаеп таба алалар. Эшләрен күрсәтә, мондый очракларда шул хезмәт хаклары, шуны акларга тырышу ята. Менә Чаллы ФСБсында эшләүче Викентьев күптән пенсиядә, ләкин урынына ябышып ята.

Җирле халыклар оешмаларына, БМОга, Европага татарның кысылуы, кулга алынулар хакында хатлар язарга кирәк. Ә моның өчен халыкара югарылыктагы хокук белгечләре кирәк. Чаллыда мин андый юристларны белмим."

Раиф Галиев: "Өстим, үзебезнең Татарстанда ничә еллар үзебезнең мөселман-татар егетләрен озак вакытларга ябалар, имгәтәләр. Монда Зиннур хаклы. Чөнки ул оешмаларга эш күрсәтергә кирәк. Булмаганны бар итәләр. Хәтерлисездер, Яшел Үзәндә дүрт егетне машиналары белән яндырдылар. Коръән һәм паспортлары гына “янмый”. Мондый эшләрне дә үз югарылыкларында, үз дәрәҗәләрендә башкара алмыйлар бит. Министр Сәфәров чорында да Нурлатка барып, танклар белән ике яшь егетне үтереп, бар дөньяга шапырынып, орденнар алдылар.

Раиф Галиев

Раиф Галиев

Кызганычка каршы, ТИҮләрдән башка егетләребезне, Рәфис Кашаповны яклаучыларыбыз юк. Уйларга кирәк, хәзер нәрсә эшли алабыз? Сүз бит татар халкы турында, аның шәхесләре турында бара. Рәфис Кашаповны, Фәүзия Бәйрәмованы нык җәберләделәр. Фәүзия ханымның мәхкәмәсендә булдым. Аның чыгышыннан күземнән яшьләр чыкты. Казый да үзен-үзе кая куярга белмәде. Үзебезнең шәхесләрне яклый алмавыбыз бик аяныч, бу – татарның мескенлеге. Бүген Түбән Кама аксакаллар шурасында булдым. Искитмәле хәл, 70-80 яшьлек картларыбызга Рәфис дустыбызны якларга кирәк, дигәч, беләсезме, Рәфис белән Фәүзия ханымны татар халкы дошманы ясарга торалар. Монда сәяси күзаллау юк. Түбәннән торып уйлыйлар. Рәфис Кашаповны ябуга, аны яклауга халкыбызның түбән дәрәҗәдә булуына шаккатам. Инде Аллаһы тәгалә безне юк итә бугай. Инде элек милли хәрәкәттә булганнарның кайберләре Фәүзия ханымны, Рәфисне яманлап йөри башлады. Инде Татарстан Диния нәзарәтенә кереп булмый башлады. Анда ФСБ кешеләре кизү тора. Госман хәзрәт белән иркенләп сөйләшеп була иде. Хәзер биредә урысча гына сөйләшәләр. Коточкыч хәл. Җитәкчелек аша хәзер татар телен мәҗбүри кулланышка кертү турында сүз алып барыр вакыт җитте. Кибетләрдә дә татар кызлары урысча гына җавап кайтара. Никахларның 50%ы катнаш. Бетеп барабыз."

Алмас хаҗи Якупов (Түбән Кама): "Бу урында Украинадагы хәлләрне дә искә алу кирәк. Украина үз дәүләтчелеген, җирен, үз телен яклый. Имеш, Киев Донбассны оккуппацияли, урыс телен кыса, диләр. Бүген Татарстанда татар теле юк. Татарстан оккуппациядә түгелме?"

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

​Айдар Хәлим: "Һәр нәрсә төбендә фәлсәфә һәм илнең яшәеше ята. Бу Русиягә терроризм дигән нәрсә каян килеп керде? Гомумән, нәрсә ул терроризм? 1949 елда зур дәүләтләр БМОны оештырганда Израилне төзү турында да карар кабул итте. Израил оешып озак та үтмәде, гарәпләрнең ярты җирен басып алды да, терроризм өчен җирлек тудырды. Басып алучы яһүд террорист түгел, нигә син безнең җирләрне басып алдың, дип Израил танкларына таш күтәреп чыккан гарәпләр террорист булып чыга. Бу терроризмны үзенә күрә халыкара көч итеп үстереп күрсәтеп, яһүдләр шул хакта тавыш куптарды. Русиянең үз акылы булмагач, кеше акылы белән яшәп шушы көнгә калды, шушы теорияне үзенә алды. Бу теория төбендә “куркыныч” кешеләрне кулга алу, үтерү иде. Израил әле дә 10-15 ел саен гарәпләрнең яңа туган буыннарын үтереп тора. Бездә, Русиядә, әле Кабарда-Балкарда, әле Ингушетиядә дүрт террорист, биш террорист үтерелде, дигән хәбәрләрне еш ишетеп торабыз. “Үтерелде, они были в розыске”, диләр. Адәм бит Ходай тәгалә бәндәсе, мәхкәмәсез нисез аны үтерергә ни хакың бар? Син андыйларны тот, халыкка күрсәт, хөкем ит. Соңгы 10-15 елда Русия урыс булмаган дистә, йөз мең кешеләрнең, шул исәптән татарларның да җанын кыйды. Менә шундый шартларда террорист милләт булып яшибез. Бу илнең киләчәге юк, ул кайчан дөмегер, әйтә алмыйм. Рәфис Кашапов белән булган хәлләр аның азагы якынлашуын күрсәтә. Әмма безгә бүгенге вәзгыятьтә нәрсә эшләргә соң? Матур гына итеп, Татарстанның мөстәкыйльлеген күтәреп чыгыйк әле. Һәркемдә матур итеп язылган таләп-шигарләр булырга тиеш. Үзебезне мескен хәлдән чыгарыйк. Акчабыз юк, җитәкчелегебез юк. Милләтебез бүген шундый хәлдә. Хәзер үзебезнең барлыкны күрсәтү зарур. Рәфис Кашаповны Русия күләмендә яклау турында уйларым бар. Ләкин алар суга сәнәк белән язылу халәтендә. Безнең милләт каргалган. Бездә генә, ярты елга булса да сугыш башламыйча тор дип, үзенең хатынын Мәскәүгә биреп җибәрә алалар. Шул хатынны дистә еллар буена “азатлык” дип кычкырып йөреп, Касыйм чүплегендә калдырдык, җәсаден алып кайтып җирли алмадык. Сөембикәгә булган гаделсезлек өчен Аллаһы тәгалә бу милләтне җәзалый."

Гамил Камалетдинов

Гамил Камалетдинов

Әлеге җыенда чыгыш ясаучылар тарафыннан гадел узмаган сайлауларга, Татарстан президенты атамасын саклап калуга, татар теленең бетә баруына фикер белдерүләр дә булды. Шулай да, нәкъ менә бүгенге вәзгыятьтә, Рәфис Кашаповның кулга алыну вәзгыятендә нәрсә эшләргә, дигән сорау һавада эленеп калды сыман. Утырышта катнашучылар татар милли хәрәкәте лидерларына куркыныч янавын таныйлар, нидер эшләргә дә җыеналар. Ләкин Русия кануннарының кырыслыгы, халыкның битарафлыгы ниндидер эшләр башкарырга мөмкинлек тә бирми кебек.

Шушында ук мондый шәһәрләр арасында җыеннарны бергәләшеп уздыру, канунсызлыкка каршылык хәрәкәтен көчәйтергә, дигән сүзләр дә әйтелде. Алдагы җыен Түбән Кама каласында дип тәгаенләнде. Көне әлегә билгесез. Түбән Камадан соң Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре җыенын Алабуга шәһәрендә дә уздыру көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG