Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда пәйгамбәргә карикатураларга каршы чара үтәчәк


Кол Шәриф мәчетендә намаз
Кол Шәриф мәчетендә намаз

Казанда 30 гыйнвар җомга намазыннан соң "Пәйгамбәрне яратам" исемле чара үтәчәк. Татарстан Диния нәзарәте оештырган шундый ук чаралар республиканың башка мәчетләрендә дә узачак.

Чараның максаты Татарстан мөселманнарын Мөхәммәд пәйгамбәргә хөрмәт һәм мәхәббәт тирәсендә берләштерү, пәйгамбәрне карикатураларда ясауга ризасызлык белдерү.

Намаздан соң активистлар "Мин пәйгамбәребезне яратам" дигән түш тамгалар таратачак, танылган дин әһелләре вәгазь укыячак.

XS
SM
MD
LG