Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:44

Чаллыда гаскәргә киткәнче аягын сындырган хәрбигә 100 мең сум түләнде


Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда хәрби хезмәткә чакыру үзәге аягын сындырган яшь хәрбигә 100 мең сум түләгән.

Чаллыда яшәүче 23 яшьлек егет 13 декабрь хәрби хезмәткә җыю урынына килгән булган. Шул ук көнне "хәрби билет" алган егет хезмәт итәргә Адлерга җибәрелергә тиеш булган.

14 декабрь уннап яшь хәрбигә ашханәгә бәрәңге капчыклары ташырга кушылган. Бу хәрби таеп егылып аягын сындырган. Аны Республика клиник хастаханәсенә алып китеп ашыгыч операция ясаганнар, аягына Илизаров җиһазын куйганнар.

2012 елда Казанда Татвоенкомат тәрәзәсеннән сикереп Илназ Галиуллин хастаханәдә вафат булган иде.

XS
SM
MD
LG