Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:25

"Азатлык" яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинның социал челтәрләрдә Дамир Камалатдинов, Айрат Вәлиуллин һәм башкалар белән татар йөзе, татар киеме турында бәхәсе күзгә чалынды. Шунда Дамир әфәнде мөселман-татар ире кыяфәтендә матур сакал да булырга тиеш дигән фикер дә әйтә.

Монда сөйләр сүз, җиткерер фикер күп була ала. Иң беренчесе – татарның нинди формада, нинди кыяфәттә, киемдә булуы мөһим тугел. Иң кирәге – татар татарлыгын югалтмаска, аны иң алгы планда тотарга тиеш.

2013 ел ахырына таба көч структуралары, Мәскәу ягыннан тагын да көчләндерелеп, татарны куркыту гамәленә керештеләр. Чөнки керәшен чиркәүләрен яндыру провокациясенә гаепле бәндәләр табарга кирәк иде аларга. Алар 15-16 мескен татар бәндәсен (аларнын һәрберсе полиция белән ничектер кисешкән бәндәләр) тотып, коточкыч җәзалауга тарттырдылар. Беразы инвалидка әйләнде. Азатлыкта бу турыда берничә мәртәбә язма булды. Әмма Татарстан ләм-мим. Чынында мин берүзем көрәш алып бардым. Байтак вакыт үткәч мөфти (аңа да ишарә ясаган идем) сүз катты, имеш алар бу проблема буенча махсус комиссия төзегәннәр. Тагын байтак вакыттан сон, теге комиссия башлыгы Батров сөйләнде, имеш Татарстанда андый, гаепләнгән һәм дә инвалидлыкка җиткергәнче җәзаланган кешеләр юк.

Тагын да соңрак, Уфадан Альмира Жукова дигән хокук яклаучы да килеп, "Түгәрәк остәл" оештырганнар. Анда теге бәндәләрнең берничәсе, аларнын хатыннары, әниләре катнашкан. Мәскәүдә бу проблема турында хокук яклау оешмалары берлеге җитәкчесе Путинга видео аша мөрәҗәгать ясаган. Чынында бу проблема халыкара проблема була язды. Һәм шул ук вакытта Татарстанда меңләгән мәчеттә берничә дистә мең мөселман дога кыла, муллаларның, хакимияткә буйсыныгыз дигән вәгазьләрен тыңлый.

Шундый шартларда кемнәр тәрбиялянә ала соң? Башын аска игән, хакимияттән уттан курыккан кебек куркак бәндәләр! Бу бәндәләрнен иң зур кайгысы – намазына соңга калмау.

Мин принципта мөселманлыкка каршы тугел. Мөселманлык татарның татарлыгын тагын да күтәрергә тиеш, аның бәйсезлек рухын, кешелек рухын. Әмма татар дигән сүз автомат рәвештә мөселман да дигән сүз була алмый. Барча илләрнең Конституцияләре дә мона каршы. Шуңа да татарның сакаллы булу-булмавы бүгенге көн өчен проблема тугел.

Иң беренче – бәйсез, гөрләп үсүче, демократик шартлар гарантияләгән Татарстан! Менә ул – татарның маягы!

Кадерле Имаметдин
Уфа

"Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG