Accessibility links

Кайнар хәбәр

Овчинников "Яңарыш" вакыфыннан зарланып ЮНЕСКОга хат язган


Болгар елга вокзалында куелган ЮНЕСКО билгесе
Болгар елга вокзалында куелган ЮНЕСКО билгесе

Татарстан мәдәният министрлыгының еллык эшенә хисап ясау утырышында республика президенты Зөяне дә ЮНЕСКО дөнья мирас исемлегендә күрергә теләвен әйтте. Яшь галим Александр Овчинников “Яңарыш” вакыфыннан зарланып ЮНЕСКОга ачык хат язган.

Заманында Нурулла Гарифның “Татар халкының азатлык өчен көрәше” китабын Мәскәүгә шикаять иткән милләте белән керәшен татары, тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников ЮНЕСКОга ачык хат юллаган. Анда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” фонды, Болгар һәм Зөя проектлары тәнкыйть ителә. Овчинников Азатлыкка әйтүенчә, ул әлеге хатында ЮНЕСКОны демократия белән барысы да тәртиптә булмаган илләргә игътибарлырак булырга чакыра.

“2010 елда булдырылган "Яңарыш" фондына барлык республикадан акчалар керә башлады. Бу акчаларны теләгән кеше бирә диелде. Фондка акчаларны барлык диярлек бюджет оешмалары кертте. Нормаль демократик илләрдә халыкның берьюлы үз теләге белән акча тапшыруы һич мөмкин хәл түгел. Бу Сталин чорындагы көчләп займ түләтүгә охшаш.

Әлбәттә тарихи һәйкәлләрне якларга һәм сакларга кирәк, әмма әгәр бу максатлар өчен авторитар режимнар кулланыла икән, ЮНЕСКО да низаг китереп чыгару, кешеләрне эксплуатацияләү кебек хәлләргә кушылган булып чыга”, ди яшь галим.

Александр Овчинников
Александр Овчинников

Овчинников фондка акчалар мәҗбүри җыелган дип саный. Ул ЮНЕСКОга хат язып, әлеге халыкара оешма Татарстан белән хезмәттәшлеген өзәр дип өметләнә.

“Дөнья бит шактый каршылыклы. Кайдадыр әле авторитар режимнар саклана һәм халыкара оешмаларның аларның эчке сәясәтендә катнашуы авторитаритаризмның көчәюенә китерә ала.

Шәймиевнең "Яңарыш", Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның "Урал" фонды бу Татария һәм Башкириянең элекке җитәкчеләренә көймәне чайкатмасыннар өчен бирелгән бүләк булып тора. Менә сезгә фондлар, шунда акча җыегыз, без федераль үзәк моңа кушылмыйбыз һәм ни телисез шуны эшләгез, димәкчеләр. Бу хәлне ничектер бетерергә кирәк, ә Русия шартларында бу шактый авыр һәм шуңа халыкара дәрәҗәдә Татарстанга, Русиягә басымнар кирәк.

Русиянеке белән чагыштырганда Татарстан режимы ул автоном”, ди Овчинников.

Ул ЮНЕСКО үз исеменең Татарстанның эчке идеологиясендә ничек кулланылуына да игътибар итәргә тиеш дип саный.

“Шәймиев Татарстан җәмәгатьчелеген аера. Бездә татар этник төркеме һәм урыс этник төркеме нык аерыла. Татарларныкы - Болгар, ә урысларныкы - Зөя (Свияжск) шәһәрләре санала. Бу ике халыкны аерып күрсәтү дигән сүз. Имеш аларның төрле һәйкәлләре бар. Шуңа Зөя урыс милләтчеләре, ә Болгарда татар милләтчеләре туплану урынына әйләнде. Шуңа Татарстан белән Мәскәү элитасы арасында мөнәсәбәтләр үзгәрсә, 1990нчы еллардагы кебек Татарстан җитәкчеләре Мәскәүне бездә милләтара низаг чыга ала дип тагын куркытырга мөмкин”, ди Овчинников.

"Зөяне саклауның башка ысуллары бар"

Әйтергә кирәк, Овчинников Татарстандагы татар мәсьәләләренә беркайчан да “битараф” булмады. Моннан берничә ел элек ул тарихчы Нурулла Гарифның “Освободительная война татарского народа” дип аталган китабында экстремист юнәлешләр бар дип белдереп экспертиза үткәрүне үтенеп Татарстан прокуратурасына гариза язган иде.

Аның фикеренчә, Русиядә бер генә милләт – россиян милләте генә формалашырга тиеш. Һәм төрле милли чыгышлар - рус, татар, башкорт һәм чечен булсын - уртак милләт булдыруга тискәре йогынты ясый, дигән иде ул.

ЮНЕСКО җитәкчесе Ирина Бокова һәм "Яңарыш" фонды башлыгы Миңтимер Шәймиев
ЮНЕСКО җитәкчесе Ирина Бокова һәм "Яңарыш" фонды башлыгы Миңтимер Шәймиев

Шулай ук Казанда Роман Корнилов Дания Сабирова һәм Якуп Шәрәпов авторлыгындагы "История Татарстана с древнейших времен до наших дней" ("Борынгы заманнан алып бүгенә кадәр Татарстан тарихы" дәреслеген югары уку йортларында куллануны тыюны сорап Русиянең баш прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать юллаганнан соң, Овчинников та бу китапка үз тискәре карашын белдерде. Ул бу китапны Русиягә каршы эчтәлекле дип атады.

Бу көннәрдә Татарстан мәдәният министрлыгының еллык эшенә нәтиҗә ясау утырышында президент Рөстәм Миңнеханов Зөяне дә дөнья мирасы исемлегенә кертү өчен тырышлык куярга кирәклеген әйтте.

“Вакытлар бик җиңел түгел. Безнең илдә килеп туган вазгыять сәбәпле кайбер илләрнең мөнәсәбәте бу эшләрне катлауландырырга мөмкин, әмма безнең системалы эш һәм әзерләгән материаллар бәхәс тудырырлык түгел һәм шуңа без бу исемгә дәгъва итә алабыз. Мөселманнар өчен изге урынны без керттек, Казан Кирмәне шулай ук исемлектә, хәзер инде Зөянең дә керүе мөһим. Бу безнең мирас һәм без аның белән горурланабыз”, диде ул.

Овчинников Зөя ЮНЕСКО исемлегенә кертелмәсә бернинди дә зарар юк дип саный. Ул һәйкәлләрне саклауның башка юллары булуын әйтә.

“Фонд гамәлләре нәтиҗәсендә Зөя дә, Болгар кебек үз мәдәни йөзен югалтты. Зөядә җирле түрәләрнең коттеджлары пәйда булды. Урта гасыр урыс мәдәнияте шәһәре буларак Зөя әкрен генә үлә бара”, диде ул.

XS
SM
MD
LG