Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиска каршы урам йөрешенә Мәскәүдә 100 мең кеше җыймакчылар


Икътисади кризис сәбәпле Путин хөкүмәтен булдыксызлыкта гаепләүче оппозиция сәяси һәм социаль-икътисади таләпләр белән 100 мең кешелек урам җыены уздырырга әзерләнә.

Русиядәге икътисади хәлләр начарайганнан начарая барганда, оппозицион фиркаләр һәм хәрәкәтләр халыкны кризиска каршы йөз мең кешелек зур урам йөрешенә чакыра.

РПР-ПАРНАС, Тәрәккыять фиркасе, 5 декабрь фиркасе, Солидарность хәрәкәте, башка оешмалар һәм хәрәкәтләр оештыра торган бу чара "Яз" ("Весна") дип аталачак.

1 мартка билгеләнгән урам йөрешенә күбрәк кеше җәлеп итү өчен аны оештыручылар хәзер күпләрне борчый торган икътисади проблемнарны игътибар үзәгенә куя.

Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оештыручыларның берсе, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный үзенең чакыру мөрәҗәгатендә "Кремльдә утыручылар булдыра алмады һәм булдыра алмаячак та. Аларның 15 ел вакыты һәм безнең табигый байлыкларны сатудан килгән өч триллион доллардан артык акчасы булды. Вакыт әрәм ителде, акчалар ашап бетерелде. Русиянең рейтингын чүп савыты дәрәҗәсенә төшерү илне кире 2005 елга кайтарды. Нефть бәяләренең төшүе белән шунда ук рубль ишелде һәм бу хәл халыкның керемнәрен юк итте. Тагын безнең шул Көнбатыш Себердә җир астыннан чыккан кара сыеклык бәясенә генә таянучы икътисад төзегәнлегебез ачыкланды. Мондый дәүләт көчле була алмый", ди.

​Икенче бер оппозицион сәясәтче Борис Немцов та илдәге сәяси юнәлешне үзгәртергә чакыра. "Режим бары тик нефть бәяләре югары булу аркасында гына чагыштырмача яхшы яшәде. Кыйбатлы нефть инде артта калды, ә хакимият юнәлешне үзгәртәсе урынга, кешеләргә азрак ашарга киңәш итә", ди Немцов.

Борис Немцов
Борис Немцов

Немцов бу урам йөрешен оештыру эшенә мөмкин кадәр күбрәк кешене һәм оешманы чакырып, "Йөрешкә әзерлек эшендә ун мең кеше катнашса, без урамга кимендә 100-150 мең кеше чыгарачакбыз һәм инде безнең таләпләргә кул селти алмаячаклар", ди.

Оештыру комитеты урам йөрешенә чакыру мөрәҗәгатендә Путинны һәм аның хакимиятен булдыксызлыкта гаепли. "Хәзерге режим күп еллар буе нефть акчаларын ашап бетерә килгәннән соң илне көрчеккә китереп терәде һәм тулысынча бөлде. Путин һәм аның хөкүмәте илне кризистан чыгара алмаячак һәм алар китәргә тиеш. Без кризиска каршы халык һәм киң сәяси көчләр яклый торган чараларның раслануын таләп итәбез", диелә мөрәҗәгатьтә.

Оештыручылар күп кенә сәяси һәм социал-икътисади таләпләр куя.

Сәяси таләпләр:

Оппозицион фиркаләрне һәм намзәтләрне сайлауларда бершартсыз катнаштыру. Гадел сайлаулар оештыру, сайлауларда катнашучыларның барысының бергәләп яңа сайлау комиссиясе төзүе.

Украинага каршы сугышны һәм һәртөрле агрессия гамәлләрен кичекмәстән туктату.

Путинга якын Ротенберглар һәм Тимченкодан алып Сечин, Сердюков һәм Якунинга кадәр кешеләрне, ягъни зур коррупционерлыкта гаепләнүчеләрнең барысын да хөкемгә тарту. Түрәләрнең канунсыз рәвештә баюына каршы канун чыгару.

Киңкүләм мәгълүмат чараларында пропаганда коткысын туктату һәм цензураны бетерү. Беренче адым буларак, үзәк каналларның берсендә оппозициягә атнасына бер сәгать эфир вакытын бирү.

Барлык сәяси тоткыннарны кичекмәстән иреккә чыгару.

Мәхкәмәләрнең чын бәйсезлеген тәэмин итүче мәхкәмә реформасы уздыру.

Һәрбер шәһәрне һәм авылны Кремльдән идарә итү үзенең нәтиҗәсезлеген күрсәтү сәбәпле, үзәкләштерелгән хакимияттән баш тарту.

Социаль-икътисади таләпләр:

Федераль бюджетның өчтән бер өлешен алучы хәрби һәм полиция чыгымнарын икеләтә киметү һәм аннан бушаган акчаларны сәламәтлек саклау һәм мәгарифкә юнәлтү.

Азык-төлек бәяләре артуга китергән файдасыз "контрчикләүләрне" бетерү.

Акчаларны үзәктән алып социаль һәм коммунал инфраструктураны финанслау өчен төбәкләргә һәм җирле үзидарәләрнә юнәлтү.

Йөзләрчә миллиардларны дәүләт ширкәтләренә (Роснефть, ВЭБ, ВТБ, Газпромбанк һ.б) бирүне туктату.

Кешеләрнең пенсиягә җыелган акчаларын конфискацияләү карарларын гамәлдән чыгару.

Мәскәүнең берәр үзәк урамында 100 мең кешелек марш уздыру турында мөрәҗәгать хакимияткә тиешле тәртип белән тиешле вакытта тапшырылачак, диелә.

Шундый ук урам йөрешләрен илнең башка шәһәрләрендә дә уздыру планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG