Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис көчәя, Казан һәм Уфада полиция кеше җыя


Калининград үзәк базарында ит бүлеге
Калининград үзәк базарында ит бүлеге

Русиядә бәяләр үсүгә борчылучылар арта бара. Калининград базарында ит сатучылар эш ташлады. Социаль ризасызлык көчәйгәндә Казан һәм Уфа полициясе тәртип саклаучылар җыя.

Русиядә көчәеп килүче икътисади кризиска борчылучылар артканнан арта бара. Казан кебек миллионлы шәһәрләрнең икътисади актив кешеләре (18-45 яшьләрдәге) арасында үткәрелгән яңа бер тикшеренүгә караганда, икътисадтагы хәлләргә борчылучылар гыйнвар аенда гына да сигез процентка артып 78 процентка җиткән. Synovate Comcon тикшеренүләр ширкәте уздырган әлеге фикер белешүдә катнашканнарның өчтән икесе диярлек кризисның үз хәлләренә начар тәэсир иткәнлеген белдергән. 91 процент бәяләр үсүнең үзләренә яки туганнарына тәэсир иткәнлеген әйткән.

Ул арада Калининградта инде бәяләр күтәрелүгә бәйле ит бунтлары да башланды. Калининградның үзәк базарында ит сатучылар сишәмбедән эш ташлады. Базарда ит сатучылар әйтүенчә, аларга китерелгән итнең бәясе көн саен биш-ун сумга арта бара. Сыер һәм дуңгыз итенең бәясе ике ай эчендә 35 процентка арткан. Без аренда бәясен һәм салым түләрлек кенә акча эшли алабыз, кайчак зыянга да эшлибез, ә ит алырга килгән халык бәяләрне күргәннән соң безне “хайванар, спекулянтлар” дип сүгә дип зарлана базарда ит сатучылар һәм ит бәяләре төшми торып эшкә чыкмаячакларын әйтә.

Икътисадчылар хәзерге вазгыять әле кризисның башы гына дип кисәтә һәм бәяләрнең тагын да күтәрелүен, керемнәрнең кимүен, эшсезләрнең артуын фаразлый. 28 гыйнварда Росстат ил халкының реаль керемнәре 7,3 процентка кименәнлеген белдерде. Бу хәлләр халыкны ризасызлык белдереп урамга чыгарга мәҗбүр итә ала.

Русиядәге оппозицион көчләр күп кенә сәяси һәм социаль-икътисади таләпләр белән 1 мартта Мәскәү үзәгендә 100 мең кешелек урам йөреше оештырачакларын игълан итте. Ул көнне Русиянең башка шәһәрләрендә дә шуңа охшаш чаралар уздырырга җыеналар.

Мондый протест чараларының Казан яки Уфада үтәчәге әлегә билгеле түгел. 2011-2012 елларда Мәскәүдә 100 меңнән артык кеше катнашында шундый зур протест чаралары уздырылганда, Казандагы митингка килүчеләрне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган иде.

Артем Хохорин
Артем Хохорин

20 гыйнварда Татарстан эчке эшләр министрлыгының узган елга йомгак ясау утырышында министр Артем Хохорин аналитикларның "җәмгыятьтә социаль киеренкелек арту мөмкинлеген кире какмаучы" фаразлар ясавын әйтте. 2015 елда Татарстанда президент һәм муниципаль сайлаулар көтелүен дә исәпкә алып министр: "Мондый вакыйгалар алдыннан гадәттә беркадәр протест хәрәкәте, төрле деструктив оешмаларның эшчәнлеге күзәтелә. Безнең бурыч – тәртип саклау, канун бозуларга юл куймау", дип чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Хохориннан соң утырышны йомгаклау сүзендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та көчәя баручы кризис темасын дәвам итеп гыйнвар аеның беренче яртысында гына да республикада меңләп кешенең эшсезлек акчасы сорап мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәнен белдерде.

"Без саклау структураларының профессиональлегенә һәм төгәл эшләвенә өметләнәбез. Һәм, әлбәттә, хакимият оешмалары бернинди дә гадәттән тыш хәлләргә юл куймаска тиеш. Ниндидер социаль шартлауларга юл куймас өчен тәртип саклау оешмаларына килгән сигналларны нейтральләштерергә кирәк", диде Миңнеханов.

Шул ук көнне эш тәкъдим итү сәхифәләрендә бер яңа игълан пәйда булды. Анда Казандагы тәртип саклау полкы (патруль-пост хезмәте) 19 яшьтән 35 яшкә кадәр полиция хезмәткәрләре, этләр белән эшләүче кинологлар, машина йөртүче полиция хезмәткәрләре җыя диелә.

Урта белемнән дә ким булмаган, армиядә хезмәт итеп кайткан, хәрби хезмәткә яраклы кешеләр кирәклеге языла. Булачак хезмәткәрләрне 22 мең айлык эш хакы, социаль яклау чаралары, ел саен 40 көнлек түләнгән ял, 20 елдан пенсиягә чыгу, югары белем алу мөмкинлеге белән кызыктыралар.

Азатлык әлеге игъланда күрсәтелгән телефонга шалтыратып эш мөмкинлекләре турында сорашты. Җавап биргән ханым, әле шактый вакансия барлыгын хәбәр итте. Әмма баштан ук, бик көчле сайлап алу булачагын, ярты ел дәвамында бөтен яктан сынау үткәреләчәген әйтеп бирде. "Күпләп килергә мөмкинме, ничә вакансия бар?" дигән сорауга, әлеге хезмәткәр "Мөмкин кадәр күбрәк килсеннәр" дип җавап бирде.

Кризис, эшсезлек арта баруга карамастан, бу эшкә кеше табу шактый авыр булуы күренә, чөнки сынау чорында эш хакы 13 мең сум гына булачак икән, 22 мең сум алты ай түзеп, уңышлы эшләгән очракта гына түләнә.

Шул ук вакытта Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы интернет сәхифәсендә вакансияләр бите булдырылган. Анда министрлык идарәсенең Казан һәм районнардагы аерым-аерым бүлекләрендә, тәртип саклаучылар, ОМОН ягъни махсус бурычлар үтәүче төркем әгъзалары, кинологлар, җинаятьләрне тикшерүче төрле белгечләр өчен алтмышлап урын бар диелә.

Интернет сәхифә аша Казандагы патруль-пост хезмәтенә кеше җыючы әлеге ханымның әйтүенә караганда, тәртип саклаучылар санын арттыру турында сүз бармый, бары тик вакансияләрне тутыру максаты куелган. Әмма шул ук вакытта, бөтен эчке эшләр министрлыгында хезмәткәрләр санын киметү булачагы турында сүз йөргәндә, җәмәгать тәртибен саклаучы бу патруль-пост хезмәтен киметү планнары юк, дип хәбәр итте эшкә алу бүлегендәге әлеге ханым.

Тәртип саклау системындагы башка чыганаклар да, Татарстандагы экче эшләр министрлыгына караган бүлекләрдә хезмәткәрләр санын киметү көтелүен әйтә, әмма бу киметүләрнең кайсы бүлекләргә кагылачагын белүчеләр әлегә булмады.

Бу атнада Уфа полициясе дә патруль-пост хезмәтенә һәм башка бүлекләргә кешеләр җыю турында белдерү чыгарды. Казандагыдан аермалы буларак, Уфада айлык хезмәт хакының 25 мең сумнан башланачагы, фатир арендасы түләүләрен компенсацияләү, балаларны бакчага урнаштыру кебек социаль гарантияләр вәгъдә ителә.

Гыйнвар уртасында Русиянең хакимият вәкилләре һәм аларның дуслары оештырган "Антимайдан" хәрәкәте вәкилләре оппозиция чараларына барып анда катнашучыларны кыйнаган иде. Уфа антимайданчылары оппозициянең бер протест чарасында инде күренеп алды. Казандагыларына үз йөзләрен ачарга әле мөмкинлек булмады.

XS
SM
MD
LG