Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:04

"Ярдәм" мәчетендә исламның асылы турында сөйләштеләр


27 гыйнвар Казанның "Ярдәм" мәчетендә "Русия мөселманнары: социальләшү, белем алу һәм гореф-гадәтләр” дигән фәнни-гамәли җыен узды. Ислам динен бабайлар дине, Болгар чорыннан калган дин дип кенә аңларга кирәкми, диде җыенга килгән фән һәм дин белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре.

Казанның “Ярдәм” мәчете кабаттан ислам диненең асылын, Татарстан, Русия мөселманнары тормышындагы ролен ачыкларга булды. 27 гыйнварда “Ярдәм” вакыфы, Татарстанның диния нәзарәте, Татар конгрессы, республиканың җәмәгать пулаты, Русия ислам университеты, чит төбәкләрдәге дини үзәк вәкилләре катнашында үткән җыенда күтәрелгән мәсьәләләр ил масштабына җитәрлек итеп алынган иде.

"Русия мөселманнары: социальләшү, белем алу һәм гореф-гадәтләр” темасын бер генә сөйләшүдә ачыклап бетерү мөмкин түгеллеген чарада катнашучылар аңлады булса кирәк, чыгыш ясаучылар читкә китмичә, дәүләт кысаларына сыешлы фикерләр әйтергә тырышты.

Чараның кереш өлешендә Коръән сүрәсе яңгырап, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең җыенга килүчеләрне сәламләү хаты укылды. Мөгаен бу дин һәм фән белгечләре очрашуының абруен, дәрәҗәсен күрсәтү өчен кирәк булгандыр.

Җыенда күтәрелгән исламның социальләшүе, татар мәхәлләсенең төзелеше, мөселман һәм икътисад кебек мәсьәләләр беренче тапкыр күтәрелмәсә дә, аларны кабаттан әйтеп узу, билгеләп үтү утырышта катнашучылар өчен мөһим иде.

РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин элекке вакытларга кайтып, мөселманнарның Русия империясе шартларына ничек ияләшергә белмәүләрен, шуңа да карамастан илнең ватандашлары булуларын, “Без Русия империясе мөселманнары” дип сүз башлауларын искә алды.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр белдергәнчә, исламны киң мәгънәдә алып караганда да, нигезенә таянырга кирәк. Бу очракта Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышану дип аңладык. Рөстәм хәзрәтнең китап телен кулланып, русча озын җөмләләр белән сөйләве тыңлаучылар өчен аның кайбер фикерләрен аңларга кыенлык тудырды. Алай да, төп максатларның берсе – татар милләтен саклау, диде ул.

Галим Дамир Исхаков Болгар чорына игътибар итте. “Соңгы вакытта татарларга ислам Болгар чорыннан калган, безгә аңа гына карарга кирәк дигән караш сеңеп бара. Ләкин бу мәсьәләләргә аңлатма бирү Болгарны ничек аңлаудан тора. Ныклап уйлап карасак, без ул вакытта булган исламның нинди булуы турында төгәл бернәрсә дә белмибез”, ди галим.

Пенза өлкәсе имамы Ислам хәзрәт Даутов диннең практик ягын аерып алып, традицион исламның төбәкләрдәге хәленең канәгатьләнерлек булмавын җиткерергә тырышты.

“Зур конференция-җыелышларда традицион ислам, толерантлык дип мөнбәрдән сөйләнсә дә, чынлыкта төбәкләрдәге дин вәкилләре шул ук традицион исламны тәнкыйтьлиләр. Кайсыбер авылларда зур-зур фетнәләр дә кубып алды. Мөфтиләр килгән вакытта ул дин вәкилләре башларын селкеп торалар да, алар китүгә тәмам, үзе дә китте, сүзе дә китте, җавабы да югалды”, ди Ислам хәзрәт Даутов.

“Ярдәм” вакыфы вәкиле Александр Долгов сүзләренчә, әлеге русиякүләм конференцияне “Ярдәм” вакыфына 10, Муса Бигиев тууына 140 ел тулуга багышлап оештырганнар. Чакырылган кунакларның килүе, төрле фикерләр яңгырау моңа охшаш җыеннарның бүген актуаль булуын күрсәткән.

XS
SM
MD
LG