Accessibility links

Кытай белән Казан-Өремче очышлары турында сөйләшүләр бара


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында хәбәр ителгәнчә, республикада региональ очышлар өчен яңа һава юллары ширкәте төзеләчәк. Билгеле булганча, очкычларны чит илләрдән кредитка алган "Ак Барс Аэро" эшчәнлеген дәвам итә алмый.

Яңа ширкәт Татнефть ярдәмендә төзеләчәк дип белдерде министр Ленар Сафин. Очышлар Росавиация белән теркәлү эшләре тәмамлангач апрельдән башланыр дип көтелә.

Моннан тыш Кытай һава юллары ширкәте белән 2015 елда Казан-Өремче​ очышларын башлау турында сөйләшүләр бара.

Коллегия утырышында 2015 елда Казан һава аланы аша елына ике миллион юлчы килеп-китүе максат итеп куелды.

XS
SM
MD
LG