Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:57

28 гыйнвар Мәскәүдә СОВА мәгълүмат-тикшерү үзәге Мордовия хөкүмәтенең мәктәпләрдә кызларга яулык ябуны тыю карары турында очрашу уздырды. 11 февраль бу эш Югары мәхкәмәдә каралачак.

Мордовиянең Югары мәхкәмәсе узган елның 24 октябрендә мәктәп балалары булган мөселман кызларына яулык ябып йөрүне тыючы карар чыгарган иде. Мәхкәмә карарыннан соң мәктәп администрациясе балаларны эзәрлекли башлаган. Мәктәп чараларыннан куып чыгарулар, олимпиадаларда катнашырга рөхсәт бирмәү, мәктәп линейкаларында уртага бастырып хурлауларга кадәр барып җиткәннәр. Ата-аналарны балаларын мәктәпкә җибәрми өйдә укытырга мәҗбүр иткәннәр.

Мордовия мөселманнары бу хәлгә карата ризасызлык белдереп, эшне Русиянең Югары мәхкәмәсенә биргән. Бу хакта мәхкәмә эше 11 февральдә каралырга тиеш.

СОВА оешмасы 28 гыйнвар Мәскәүдә Бәйсез матбугат үзәгендә уздырган очрашуда канунны белгән юристлар, адвокатлар, журналистлар, дин әһелләре һәм Мордовиядән мәктәп балаларының әтиләре дә катнашты.

Аерым алганда очрашуда Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, СОВА оешмасы мөдире Александр Верховский, Русиянең шәрәфле адвокаты, профессор, Дәүләт думасында иҗтимагый һәм дини эшләр комитетында экспертлар шурасы әгъзасы, “Дин һәм хокук” журналының баш мөхәррире Анатолий Пчелинцев, СОВА оешмасыннан дин һәм хокук экспертлары гильдиясе идарәсе рәисе Инна Загребина, адвокат Марат Ашимов, мөфти Нәфигулла Аширов, Мөфтиләр шурасыннан Мәдинә Калимуллина, Мордовиядән Камил Бәдретдинов, Дамир Баляев, Илдус Исхаков, Талип Әбүбәкиров һәм башкалар катнашты.

Мордовиядән килгән әтиләр очрашуда республикаларында хөкүмәт карарыннан соң мәктәптә балаларын ничек рәнҗетүләре турында сөйләделәр. Хәтта видеотасма да күрсәттеләр.

"Мин биш бала атасы. Безгә хәзер кызымның мәктәптә яулык ябуын сәбәп итеп, канун буенча балаларга бирелә торган субсидияләрне дә бирми башладылар. – дип сөйләде Камил Бәдретдинов. – Балаларның күлмәкләре – кабул ителгән мәктәп формасы. Бары тик башларына яулык кына бәйлиләр. Башка киемнәре барлык укучылардагы кебек. Безне хәтта полициягә, балигъ булмаган балаларның җинаять эшен карый торган бүлеккә дә чакыртып интектерделәр. Балалардан аңлатмалар язуны таләп иттеләр. Балалар елыйлар. Без бит Русия Федерациясендә яшибез. Кануннар, Конституция – бер. Ләкин Мордовия республикасында Русия кануннары эшләми кебек. Конституциядә дин иреге, вөҗдан иреге турында маддә бар. Ләкин ул Мордовиядә гамәлдән чыгарылганга охшый.

Безне инде 2014 елның маеннан, хөкүмәт яулыкларны яптырмаска дигән карар кабул ителгәннән бирле эзәрлеклиләр. Хәтта безгә ата-аналар хокукыннан мәхрүм итү белән дә яныйлар. Мондый карарга хәтле бездә бернинди дә каршылыклар булганы юк иде. Төрле милләт балалары, халык тату яши. Ә менә карардан соң балаларны башка милләт балалары да мыскыл итәргә тотынды."

"Бу хәл милләтләр арасында да дошманлык, таркаулык китереп чыгарды", диделәр Мордовиядән килүчеләр.

Дамир Баляев 9нчы класста укучы кызының гел "бишле"гә генә укуын, төрле олимпиадаларда җиңүен сөйләде. Ләкин бу карардан соң кызының мәктәп алдынгылары тактасында эленеп торган фоторәсемен дә алып ташлаганнарын әйтте ул.

"Мәктәп администрациясе сезнең яулыклы кызларыгыз аркасында безне лицензиядән мәхрүм итәчәкләр, мәктәпне ябачаклар дип куркыта. Шул сәбәпле әгәр дә авыл мәктәбе ябылса, балаларын башка авылга йөртергә кирәк булачак дип башка ата-аналар да безгә дошманлык белдерә башладылар", дип ачынып сөйләде ата кеше.

“Дин һәм хокук” журналының баш мөхәррире Анатолий Пчелинцев бу хәлләргә гаҗәплнү белдерде.

"Мондый хәлне беренче тапкыр ишетәм. Мин әле сездәге хәлләр хәлләр болай ук дип уйламаган идем. Әгәр кызы яулыктан йөри дип күп балалы гаиләне дәүләт субсидиясеннән мәхрүм иткәннәр икән, бу – җинаять, мәхкәмә эше. Бу – дискриминация. Минем сезгә киңәш – республиканыкымы, районыгызныкымы, прокурорга мөрәҗәгать итегез, бу чиновникларга карата җинаять эше ачсыннар. Канун буенча аларга биш елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Вазифаларын кирәгеннән артык куллану дигән маддә буенча хөкем итәргә була аларны.

Икенчесе – ата аналарны дөрес тәрбия бирмиләр дип гаепләүләргә карата тагы бер киңәш. Сезне мәхкәмәгә тартырга мөмкиннәр. Бу җинаятъ кодексының 156нчы маддәсенә карый. Каршы торырга әзер булыгыз. Мин сүземне моннан башларга теләмәгән идем. Рим кешеләре әйткән: “Бөтен дөнья үлсә үлсен, так канун гына тантана итсен”, дигәннәр. Безнең Конституция бар. Беренче маддәдә үк без канунга таянып эшләүче дәүләт диелгән. 28нче маддә вөҗдан иреге турында сөйли. Яулык ябып йөрүгә хокук – вөҗдан ирегенең бер маддәсе дип кабул итәргә була. Кеше хокукларын бары тик канун нигезендә генә чикләргә була. Ул Конституциядә дә, кеше хокукларында да язылган.

Хәзер без тыңлаган бу хәлләр, кеше хокуклары республика чиновниклары үзләре уйлап тапкан инструкция белән чикләнгән, канун белән түгел. Биредә Русия Конституциясенә каршылык бар.

Тагы бер нәрсә турында әйтәсем килә. Менә минем кулымда бер китап бар. Бу Мордовия авыллары хакында. Аны Мордовия университеты галимнәре язган. Мордовия республикасында шундый авыллар бар, гасырлар буена анда татарлар яши. Алар биредә Белозерье авылы турында язганнар. Анда 3000 кеше яши, бик бай, яхшы тормышлы татар авылы диелгән. Бу авыл Мордовиядә генә түгел, бөтен Русиядәге авыллардан иң бай авыл. Анда елына 50-70 бала туа. Елына! 1999 елгы тикшерүләргә караганда, балалар туу буенча Русия күләмендә бу авыл беренче урынга чыккан. Ул тулысы белән татар авылы. Биредә татарлар ислам кануннары, татар традицияләре буенча яшиләр. Авылда 2-3 катлы яхшы йортлар. Хәтта яңа урамнар барлыкка килгән. Галимнәр бу авылның шундый яхшы тормышта яшәү сәбәбен авыл кешеләренең ислам динен тотуларында, халыкның үз гореф-гадәтләре нигезендә яшәүләрендә күрәләр. Авылда эчүчелек, караклык юк. Халык динле, гаиләләр нык. Халык та үзләренең яхшы яшәвен бары тик яхшылыкка өндәгән ислам дине белән бәйле итеп күрсәтә.

Ватан сугышына бу авылдан 400 кеше киткән, бары тик яртысыннан азрагы гына әйләнеп кайткан. Димәк, исламны тоткан кешеләр өчен дә бу аларның иле, аларның җире. Мөселманнар дигәндә, Европа белән чагыштытырга да кирәк түгел. Чөнки анда читтән килгән мөселманнар. Ә бит Русиядә мөселманнар үз илендә яши. Менә мондый дискриминацияләр бар икән, аны башкача атау мөмкин түгел, гаиләләр өстенә төшкән бу түбәнсетүләрне аңлатырга мин сүзләр тапмыйм, шаккатам. Мин бик нык ышанам, 11 февральдә Югары мәхкәмә карарны сезнең файдага чыгарыр.

Бездә инде андый тәҗрибә булды. 2003 елның 15 маенда моңа охшаш эш каралган иде югары мәхкәмәдә. Ул вакытта Татарстан хатын-кызлар яулык белән паспортка фотога төшәргә рөхсәтне канунлаштыру өчен ул эшне Югары мәхкәмәгә биргән иделәр. Чөнки Чаллы шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә яулык белән фотога төшүне тыйган булганнар.

Югары мәхкәмә ул вакытта Эчке эшләр министрлыгы инструкциясе – ул федерал канун түгел дип белдергән иде. Канун бар, ул эшләргә тиеш дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүчеләрне яклап карар чыгарды Югары мәхкәмә. Мордовиядә дә охшаш хәл. Бу инде бер кысаларга да сыймый, дип сөйләде “Дин һәм хокук” журналының баш мөхәррире Анатолий Пчеленцев.

СОВА оешмасы җитәкчесе Александр Верховский: "Без бу хәлдән читтә калмадык. Кызыклы очрак. Гыйнвар аенда гына дини дискриминацияләр турында комиссия эшли башлады. Мондый хәлләр Русиядә бер бу гына түгел. Безгә төрле яктан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Без – дөньяви оешма. Бу очракта дәүләт тә үзенең дөньяви дәүләт булуына басым ясый. Ләкин кануннарны бозу бик еш күзәтелә, без ярдәм итәргә тырышабыз", диде.

Мәдинә Калимуллина һәм Нәфигулла Аширов

Мәдинә Калимуллина һәм Нәфигулла Аширов

​Мөфтиләр шурасыннан бу очрашуда катнашкан Мәдинә Калимуллина да мондый очракларның еш булуына басым ясап, төрле очраклар турында сөйләде. Кайбер югары уку йортларында Мәскәүдә дә шундый хәлләрнең булганы бар. Анда кайсыдыр җитәкчегә кемнеңдер яулыктан йөрүе ошамаган. Ул үзбелдеклеләнеп, вазифасыннан файдаланып яулыктан йөрүчеләрне эзәрлекли башлаган. "Шундый хәл Пирогов исемендәге институтта булды. Без анда сөйләшүләр алып бардык. Эш зурга китмәде, үзара килешенеп, чишелде. Яулык ул – дини кием түгел, бары тик башны ябучы бер кием. Кемдер инде яулык яба башлаган икән, ул һич тә салырга теләмәячәк. Бу кешенең холкына, аның әдәп-әхлагына кагыла торган нәрсә", диде Мәдинә ханым.

Мөфти Нәфигулла Аширов: "Мондый хәлләр Мордовиядә генә түгел, башка җирләрдә дә күзәтелә. Бигрәк тә яулыклы хатын-кызлар эшкә урнашкан вакытта аларны эшкә алмыйлар. Чөнки бездә хокук мәдәнияте бик түбән дәрәҗәдә. Без үз хокукларыбызны белмибез. Мәхкәмәләргә дә бик сирәк мөрәҗәгать итәбез. Шулай эш итсәк, күп кенә чиновниклар бәлки бәйләнеп тә маташмаслар иде. Яулыкларны ябу – һәркемнең үз эше. Диндә көчләүләр юк, кем тели шул яба яулыкны. Яулык япмаган хатын-кыз – гөнаһлы хатын кыз була. Ләкин ул аларның шәхси эше. Аларны ир туганнары, ирләре якларга тиеш.

Монда бит яулыкта гына түгел эш. Монда үз динеңне тотуга хокук көрәше турында сүз бара. Яулык дип лаф оралар. Христиан дине күптән бит инде мәктәпләрдә. Төрле дәүләт учреждениеләрендә дә, түрәләр кабинетларында да иконалар эленеп тора. Хастаханәләрдә часовнялар төзелгән. Аларга сүз юк. Ә менә балаларның яулык ябуы дошманлык тудыра. Яулыкны бит мөселманнар гына түгел, башка милләт халыклары да гомер буе япканнар. Шул исәптән урыслар да. Әлбәттә заманалар үзгәрә. Элегрәк, урысларда да “опростоволоситься”, ягъни яулыксыз калу, уңайсыз хәлгә калу белән бер итеп кабул ителгән. Без беркемне дә мәҗбүр итмибез. Ләкин үзебезнең традицияне дә ташламыйбыз, аның өчен көрәшәчәкбез", диде.

Чыгыш ясаучылар шулай ук биредә, "Мордовиядә яулык та гаепле түгел, бары тик матур, бай яшәгән татарлардан көнләшәләр. Төп сәбәпләрдән берсе дип шуны да атарга була", диделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG