Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

"Татарлар үзләре татарча укытуга аяк чала"


Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов (с), Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем һәм тәрбия бирү идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова һәм идарәнең бүлек башлыгы Алсу Шәрипова

Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов (с), Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем һәм тәрбия бирү идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова һәм идарәнең бүлек башлыгы Алсу Шәрипова

29 гыйнвар Чаллыда узган татар гимназияләре җитәкчеләренең республика киңәшмәсендә мәктәпләрдә татар телен укытуның торышына татар ата-аналары үзләре аяк чала, бу юнәлештә хакимиятләр кулдан килгәнне эшли дигән фикер ассызыкланды. Сингапур тәҗрибәсе хакында да сүз булды.

Киңәшмә буласы хакында журналистларга алдан белдерелмәү сәбәпле, без бу чараның беренче өлешенә эләкми калдык. Ә анда шушы киңәшмә узган Чаллының 2нче санлы татар гимназиясендә җитәкчеләр шушы уку йортында татарча укытуның торышы белән танышканнар. Сыйныфларда ачык дәресләрдә булып, спорт, яшь журналистлар түгәрәкләре, интернет проект, үзидарә утырышларында катнашканнар. Шушы татар гимназиясендәге белем, тәрбия бирүнең яхшы куелышы аларны сокландырган һәм соңыннан булган чыгышларында алар гоурлану белән сөйләделәр.

Киңәшмәне Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем һәм тәрбия бирү идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова алып барды. Төп чыгышны да ул ясады. Шушы ук идарәнең бүлек башлыгы Алсу Шәрипова, Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов татар телен укытуга кагылышлы фикерләрен белдерделәр.

Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре быел 11-16 гыйнвар көннәрендә Сингапурда булып, андагы белем бирүнең торышы белән кызыксынган. Алар арасында Әлмәт шәһәренең 1нче санлы татар гимназиясе директоры Фирүзә Вәлиуллина да булган. Сингапурда алган тәҗрибәләре хакында Фирүзә ханым болай сөйләде:

Киңәшмә бара

Киңәшмә бара

– Сингапурда дүрт төп милләт – кытайлар, малайзиялеләр, гарәпләр һәм индуслар яши. Шулар бер-берсенә ярдәм итешеп, дәүләт бәйрәмнәрен бергә уздырып тату гомер кичерә. Үзара аралашу мөнәсәбәтләре дә яхшы. Бездә татарлык хисен тою, сабырлык, тыйнаклык дигән нәрсә бар. Аларда бар гыйлемнәрен, хисләрен биреп, бер-берсенә хөрмәтләп дәшү, ике куллап исәнләшү, аралашу бар. Мәктәпләрендәге аралашулар да уңай тойгылар калдырды.

Анда 360лап мәктәп бар. Мәктәптә белем бирү өч төркемгә бүленә. Башлангыч сыйныфка шулай ук җиде яшьтән киләләр. Анысында алты ел укыйлар. Урта мәктәпләре дүрт адымнан тора, һәр баскычта имтихан тапшыралар. Иң мөһиме – мәгарифкә дәүләт карашы уңай.

Бездәге проблемнарның бер өлешен Рамил әфәнде Хәлимов әйтеп киттте, аларның иң зурысы – кадрлар мәсьәләсе. Сингапурда мәгарифкә иң яхшы студентлар бара. Бездә үзегез беләсез, педагогикага теләп баручылар юк. Укыту дәрәҗәсен үстерүдә грантлар булганда, чит илләр белән тәҗрибәләр уртаклашканда мәгарифтә алгарыш булыр.

Киңәшмәдән соң без Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем һәм тәрбия бирү идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗановага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Лилия ханым, югары даирәдәгеләр сүзләренчә, татар мәгарифендә барысы да ал да гөл. Ләкин бит мәктәпләрдә татарча укытуның торышыннан зарланучылар да җитәрлек. Проблемнар нидә?

​– Кызганычка каршы, безнең татар гаиләләре балаларын урысча укытуны сорап мөрәҗәгать итә, таләп итә. Иң зур проблем – гаилә проблемы. Чын мәгънәсендә татар гаиләсе, татарлар үзләре татарча укытуга аяк чала. Икенче зур проблем – татарча укыту буенча норматив документлар. Без бит аерым дәүләт түгел, Русия составында.Татарча укытуга бернинди каршылык юк. Татар гимназияләрендә эзлекле эш алып барыла.

Билгеле, проблемнар булмый калмый, әйткәнемчә, без аерым дәүләт түгел. Кануннар буенча да дәүләт теле булып урыс теле тора. Шул ук вакытта Татарстанда да дәүләт теле булып татар теле тора. Татарча укыту буенча республикада дәреслекләр булдыруда, татар телен тормышка ашыруда зур эшләр башкарыла. Татар теленең торышы, киләчәге әти-әнидән тора. Балага ата-ана милли хисне сеңдерә ала икән, мәктәпләр кулдан килгәнне эшли.

– Лилия ханым, татар теле кулланышка керә алмады, һичьюгы, 90нчы еллар урталарындагы кебек. Шушы вазгыятьтә татар телен үстерү турында сүз алып бару ничектер моңсу тоела...

– Гафу итегез, мин дәүләт дәрәҗәсендәге сорауларга җавап бирә алмыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG