Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб" яшьләре Илһам Шакировны чәйгә алды


"Калеб" яшьләре Илһам Шакиров белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:09 0:00

“Калеб” яшьләре Илһам Шакиров белән очрашты

28 гыйнвар Казанда яшьләрнең "Калеб" иҗади төркеме халык артисты Илһам Шакировның 80 яшьлеге уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрде. Чарада катнашучылар мәшһүр җырчы белән чәй табынында аралаша алды.

Җырчы Илһам Шакировка багышланган кичәне "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Казанның филармония залында чәй табыны артында җанлы сүз, җыр-моң белән үткәрде. Чараны оештыручы Гүзәл Сәгыйтова белдергәнчә, алар алдан ук үзләренчә, "калебчә", туганнарча җылы очрашу оештырырга ниятләгән булганнар.

“Илһам абыйның безгә килүе зур бәхет һәм дәрәҗә”, диде Гүзәл Сәгыйтова.

Илһам ага исә очрашуга бик теләп килгән иде, җырлап, 80 яшендә дә моңлы тавышлы шәхес булуын күрсәтеп мәҗлеснең түренә үтте. Күп сүз әйтә алмаса да, “Кабаттан очрашырга насыйп булсын, йа Раббым” дип теләде ул. Яраткан, хәтеренә килгән җырларын тарсынмыйча башкарды, кызлар биюгә чакыргач та, каршы килмәде, шуңа да аны "Калеб"челәр тагын да хөрмәтләр, яратып калды.

80 яшь тулу уңаеннан уздырылган чарада яңа буын иҗат әһелләре белән бергә өлкәннәр дә булды. Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, шулай ук махсус кунаклардан – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Кадыйм Нуруллин бар иде. Кадыйм Нуруллин филармония залы директоры буларак әлеге чараны оештыруда, чәй табыны әзерләүдә зур өлеш керткән.

Кичәдә Илһам Шакировтан тыш аның иҗатташ дуслары, музыка сәнгатенең билгеле вәкилләре дә катнашты. Бәйрәмне филармония солистлары Владимир Васильев, Георгий Ибушев, Регина Вәлиева, Гөлнара Байназарова, Ильяс Камал, Әлфия Мансурова, Роман Чуйнов, Айдар Вәлиевлар музыкаль яктан баетты. Тамашачылар арасында Татар иҗтимагый үзәге вәкилләрен, “Азатлык” берлеге яшьләрен дә очраттык.

Яшь шагыйрьләрдән Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшиннар үз шигырьләрен укыды. Гүзәл Сәгыйтова әйткәнчә, туганнар, дуслар җыелган бәйрәм булды бу. Азактан барлык кунаклар Илһам Шакиров белән гомум фотога төшеп, “Туган тел” җырын башкары кабаттан очрашулар теләп саубуллаштылар.

XS
SM
MD
LG