Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:26

Златоуст заводының элекке эшчеләре рөхсәт ителгән урам җыены урынына тоткарланган


Златоуст заводы хезмәткәрләре 2014 елның мартында пикетка чыкты

Златоуст заводы хезмәткәрләре 2014 елның мартында пикетка чыкты

Златоуст металлургия заводының элекке хезмәткәрләре Чиләбегә хакимиятләр рөхсәт иткән урам җыенына барганда тоткарланган. "Эшчеләр хокуклары өчен" исемле хәрәкәт бүген пикетны җирле вакыт белән 12.30 башларга тиеш булган. Златоусттан чыкканда аларны юл хезмәте һәм полиция туктатып машинаның урланган булуы һәм аның эчендә тыелган әйберләр һәм корал булуы мөмкин дигән. Тикшерү вакытында активистларның үзләрен полициягә алып киткәннәр.

Урам җыены Златоуст заводын "канунсыз рәвештә бөлгенлеккә төшерүгә" протест чарасы булырга тиеш иде. Узган ел "Алдан уйлап эшләнелгән (преднамеренное) банкротлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе заводның банктан алган 2.9 млрд сумлык кредитын гамәлдән чыгарды. Тикшерүнең бер нәтиҗәсе дә булмады. Апрель аенда завод тулысынча ябылачак, аның калган 90 хезмәткәре дә эшсез калачак, дип хәбәр итә Азатлыкның рус редакцияcе хәбәрчесе Александр Вәлиев.

XS
SM
MD
LG