Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Кризис чорында Русиянең эчке пропаганда машинасы азрак акча белән дә уңышлы эшли алса, тышкы пропаганда коралларының чыгымнарын киметү аларның эшендә ныграк сизеләчәк.

ИТАР-ТАСС хәбәр агентлыгына әле былтыр гына коммунистлар чорындагы исеме – ТАСС (Телеграфное Агентство Советского Союза) кире кайтарылган иде. Узган көздә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хәтта үз республикасындагы бер тау башына, әлеге хәбәр агентлыгын хөрмәтләп, ТАСС исемен бирде. Ике ел элек бу агентлык бары нефть монархиясе генә түли ала торган хезмәт хаклары белән кызыктырып башка хосусый медиа чараларында эшләүче күп кенә журналистларны үзенә җыеп алды. Һәм менә узган айда ТАСС хезмәткәрләр санын 25 процентка, ә хезмәт хакларын 20 процентка киметү карарын игълан итте.

Сергей Михайлов

Сергей Михайлов

Җитәкчелек бу чараны ТАСС хезмәткәрләренең сыйфат һәм сан ягыннан куелган максатларга ирешә алмавы белән аңлата. Политтехнологияләр ветераны, агентлык җитәкчесе Сергей Михайлов: "Бездә экслюзив мәгълүмат җитеп бетми һәм без җитәрлек дәрәҗәдә оператив түгел, күпчелек очракта хәбәрләр агымына ияреп кенә барабыз, алга чыга алмыйбыз. Бездә хәбәрләр җитештерү шактый кыйбат – һәр хәбәр 3000 сум тирәсе тора", диде. Аның әйтүенчә, көненә уртача ике хезмәткәр бер хәбәр чыгара һәм ул хәбәрләрне дә башка киңкүләм мәгълүмат чаралары бик кулланмый, телгә алмый.

ТАССтагы киметүләр Русиянең пропаганда чараларында барган үзгәрешләрнең берсе генә. Яңа кануннарны бастырып чыгаручы дәүләт газеты "Российская газета"да да хезмәткәрләр саны 10 процентка киметелә.

Путинның якын дусты Юрий Ковальчукка караган News Media һолдингы үз мәгълүмат чараларындагы хезмәткәрләрнең 15-30 процентын, шул исәптән Украина мәсьәләсендә Русия халкына төбәлгән иң тәэсирле пропаганда коралы LifeNewsның 15-17 процент хезмәткәрләрен эштән чыгарырга карар итте.

Русиянең нефть керемнәре кимү хөкүмәт медиасына да нык тәэсир итә. Үзәк телевидение каналларына һәм чит илләргә тапшырулар әзерләүче Russia Today телевидениесенә бюджет акчалары 10 процентка киметелә.

Russia Todayга алман һәм француз телләрендә тапшырулар ачу мөмкинлеге бирү өчен әле ярты ел элек кенә акчаны 30 процентка арттырырга вәгъдә иткән иделәр. Инде менә 2015 елгы бюджетта Russia Todayга каралган 15,4 миллиард сумның 10 процентын кисәләр. Алай да, быел бу канал былтыргыдан күбрәк акча алачак. Әмма рубль бәясенең нык төшүе сәбәпле, доллар белән исәпләгәндә Russia Todayның акчасы быел нык кими. Ә читкә тапшырулар эшләүче һәм читтән күп хезмәткәрләр яллаучы каналга рубльнең арзанаюы аеручы нык тәэсир итә.

Маргарита Симоньян

Маргарита Симоньян

Russia Today җитәкчесе Маргарита Симоньян әйтүенчә, канал үз чыгымнарының сиксәнләп процентын төрле чит ил акчалары белән түли. Шулай итеп, Симоньян әйтүенчә, алман һәм француз тапшыруларын кимендә бер елга кичектереп торырга туры килер кебек.

Тикшеренүләр Русия халкының туксанлап проценты өчен телевидениенең төп мәгълүмат чыганагы булуын күрсәтә. Илдәге телевидение дәүләт контролендә булганда һәм һәрбер канал Кремль сүзен генә кабатлап торганда пропаганда, әлбәттә, уңышлы эшләп килә. Ә менә 600 миллионлап потенциал тамашачысы булган Russia Today исә Көнбатышта чагыштырмача кечкенә телевидение каналларының берсе генә булып кала. Шуңа күрә читтә Russia Today Русиянең үзендәге телевидение каналлары ирешкән пропаганда уңышларына берничек тә ирешә алмаячак.

Русия хәтта нефть долларлары ишелеп яуган чорда да үзенең пропаганда машинасын Көнбатышка тәэсир итәрлек дәрәҗәдә акча белән тәэмин итә алмады. Хәзерге акчасызлык чорында инде аның халыкара пропагандага чыгымнарны арттырырга теләмәве үзеннән-үзе аңлашыла. Ә эчке пропагандага килгәндә, моңарчы башкарылган эшләр үз файдасын күрсәтә – элекке елларда гадәттәгедән зуррак хезмәт хаклары белән җәлеп ителгән журналистларны кризис котыра башлаган көннәрдә урамга чыгарып ташларга да була, мәгълүмат өлкәсендә инде монополия урнаштырылган һәм эчке пропаганда машинасы бүген азрак акча, азрак хезмәткәр белән дә үз вазифаларын башкара ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG