Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Мин пәйгамбәребезне яратам" чарасы үтте


Казанда "Мин пәйгамбәребезне яратам" чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Казанда "Мин пәйгамбәребезне яратам" чарасы үтте

30 гыйнвар Казанның Кол Шәриф мәчетендә җомгадан соң "Мин пәйгамбәребезне яратам" акциясе оештырылды. Җомга намазына килгән йөзләгән кешегә махсус түштамгалар, әләмнәр таратылды.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров бу чараны республика мөселманнары соравы буенча зурлап үткәрүләрен әйтте. Кемдер бу акцияне Чечняда үткән пәйгамбәрне яклау, Франциядәге Charlie Hebdo сатирик журналындагы карикатураларга ризасызлык митингы белән чагыштырырга тырышты. Әмма монда йөзәр мең халык җыелмады, алдан хәбәр ителсә дә, мәҗбүри чакырулар да ишетелмәде. Бар да үз җае белән үтте.

Кол Шәрифтәге чараның максатын оештыручылар Татарстан мөселманнарын берләштереп, Мөхәммәд пәйгамбәргә карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү, аны сурәтләгән карикатураларга ризасызлык белдерү дип аңлатты.

“Бу акция инде бер атна бара дип әйтсәк тә була. Чөнки “Мин пәйгамбәребезне яратам” дип язылган түштамгаларны, әләмнәрне әзерләп районнарга тараттык. Татарстанның 43 районында моңа охшаш чара үтә, Казанда да нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге белән түштамгалар тараттык. Алар бик күп ясалды, бүген барсын да диярлек таратып бетердек”, диде нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары “Мин пәйгамбәребезне яратам” чарасында катнашып, карикатулар мәсьәләсендә журналистларга тулырак аңлатма бирергә тырышты.

“Әйе, сүз иреге сатира жанрына урын куя. Әмма сатираның төп мәгънәсе – каршы якка билгеле бер йогынты ясау. Әлеге жанр билгеле бер иҗтимагый әһәмияткә ия булырга тиеш. Дөрес, кешеләр мөселманнарны да, мөселман сәясәтчеләрен, дин эшлеклеләрен дә тәнкыйтьләү хокукына ия. Ләкин биредә сүз күптән безнең янда булмаган һәм мөселманнар өчен иң югары кыйммәткә ия кеше – Мөхәммәд пәйгамбәр турында бара. Бу уңайдан бернинди сүз иреге турында әйтеп булмый. Бу максатчан рәвештә дини хисләрдән мыскыллап көлүгә юнәлтелгән провакация иде”, ди Рөстәм Батров.

Диния нәзарәте вәкилләре белдергәнчә, моңа охшаш чаралар Татарстанның башка мәчетләрендә дә дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG