Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә фронтовик язучы Габдрахман Әпсәләмовны искә алдылар


Габдрахман Әпсәләмов сәркатип булып эшләгән газеталар
Габдрахман Әпсәләмов сәркатип булып эшләгән газеталар

30 гыйнварда Мәскәүнең Некрасов исемендәге китапханәсендә "Габдрахман Әпсәләмов – татар әдәбиятының әкияти каһарманы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Очрашуны Некрасов исемендәге китапханә мөдире Ирина Добрынина ачып җибәрде. "Безнең китапханә фондында Русия халыклары телендә йөз меңнән артык китап бар. Элегрәк алар безнең китапханәнең төрле бүлекчәләрендә саклана иде. Хәзер без аларның барысын да шушы Бауман урамындагы китапханәгә тупладык, кызыксынган кеше килеп укый ала. Биредә татар авторларының да әсәрләре бик күп", диде ул.

Татар язучысының иҗат кичәсе Некрасов исемендәге китапханәдә узуы очраклы хәл түгел. Бу китапханә бинасында татар язучыларына багышланган кичәләр узып тора. Әле совет заманнарында ук шушы китапханәдә мәскәүлеләр Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов һәм башка язучылар, шагыйрьләр белән очраша торган иделәр. Хәзер инде татарларның үз мәдәни үзәге дә бар, ләкин биредә дә очрашулар уза тора. Китапханә бу очрашуларда бик үз итеп катнаша, оештыручыларга хәтта бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшыра.

Мәскәүгә әти-әниләре белән Пенза өлкәсеннән (Хәзер Мордовия республикасы) күченеп килгән вакытта Габдрахман Әпсәләмовка бары 10 яшь була. Ул башлангыч белемне Нариманов исемендәге 27нче санлы үрнәк мәктәп дип аталып йөргән Әсәдуллаев йортында урнашкан мәктәптә алган. Ул вакытта мәктәп мөдире булып Франциядә Сарбонна университетында укып кайткан Сара Шакулова эшләгән. Әпсәләмов Әсәдуллаев йорты каршындагы Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөргән. Беренче әсәрләре дә татар телендә Мәскәүдә чыга торган "Октябрь баласы" журналында басылган.

Альбина Әпсәләмова һәм Марат Сәфәров
Альбина Әпсәләмова һәм Марат Сәфәров

Кичәне Габдрахман Әпсәләмовның оныгы, язучы, рус телендә чыга торган "Идел" журналының баш мөхәрирре Альбина Әпсәләмова һәм Мәскәү галиме Марат Сәфәров оештырган иде һәм алар алып бардылар да. Үзенең чыгышында Альбина ханым Габдрахман Әпсәләмовның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Кичәнең темасы турында да ачыклык кертеп, “татар әдәбиятының әкияти каһарманы” дигән сүзләрне без үзебез уйлап чыгармадык, заманында аны Хәсән Туфан “татар әдәбиятына зур күләмле әсәрләре белән кереп, халыкта зур прозага мәхәббәт уятып, татар әдәбиятының әкияти каһарманына әверелде”, дип әйткән булган, без аны бу очрашуның исемен атаганда кулландык кына, диде. Ул бу килүдә Мәскәүдә Татарстаның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашуын һәм август аенда Мәскәүдә узачак Татарстан көннәре бәйрәмендә Габдрахман Әпсәләмов иҗатына, тормыш юлына багышланган күргәзмә ачуы хакында сөйләшү булганын җиткерде.

"Быел Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы дөнья күрүгә 50 ел була. Татарстанда бу әсәр буенча ун серияле фильм төшерә башладылар.

Кичәдә катнашучылар
Кичәдә катнашучылар

Өйдә безнең бабайның шәхси музее да эшләп килә. Бабай фронттан зур чемодан белән кайткан. Барысы да аны зур байлыклар алып кайткан дип белгәннәр. Ләкин аның чемоданында хатлар, көндәлекләр, аның фронтта язылган әсәрләре һәм үзе җаваплы сәркатип булып эшләгән “Ватан өчен фронтка” газеталары булган", диде Альбина Әпсәләмова. Очрашуга килүчеләргә Альбина ханым ул газеталарның күчермәләрен дә бүләк итеп таратты.

Очрашуны алып баручыларның берсе, педогогия фәннәре кандидаты Марат Сәфәров Габдрахман Әпсәләмовны "татар язучыларыннан иң Мәскәү язучысы" дип атады. Чөнки ул язучы буларак Мәскәүдә формалашкан. Биредә яза башлаган, биредә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлаган. Беренче хикәяләре дә Мәскәүдә басылган. "Мин бу исемне әле бәләкәй чактан ук ишетеп үстем. Безнең гаиләдә күбрәк Габдрахман Әпсәләмовның әтисе Сафа абый турында сөйләшәләр иде. Чөнки ул минем әбиемнең әтисе Нури Ширинский белән бик дус булган. Алар данлыклы мехчылар, бергә Ростокино мех комбинатында эшләгәннәр, икесе дә Сталин реприссияләре корбаны.1937 елда Сталин лагерьларында һәлак булганнар. Алар соңыннан аклану алсалар да, гаиләләр өчен бик олы кайгы булган", диде Марат Сәфәров.

Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев

Очрашуда чыгыш ясаучылар күп булды. Шуларның берсе - Габдрахман Әпсәләмовны якыннан белгән язучы Ринат Мөхәммәдиев. Ул үзенең чыгышында язучыларны шулай халыкның исенә төшереп тора торган варислары булганда, алар онытылмый, язучы өчен бу зур бәхет дип, Альбина ханымга рәхмәтләрен белдерде. "Безнең күп кенә язучылар онытыла, исемнәре җуела. Шуларның берсе дип Һади Такташны әйтер идем", диде ул. Габдулла Тукай белән Муса Җәлил күләгәсендә калган олы шагыйрьне искә алу кичәләре узганы юк.

Чынлап та, Казанда ничектер, Мәскәүдә соңгы тапкыр 1971 елда Такташның улы исән чакта, шагыйрьнең тууына 70 ел тулган вакытта Язучылар йортында зур кичәсен уздырганнар иде.

Ринат Мөхәммәдиев үзенең рус теленә тәрҗемә ителгән берничә китабын Некрасов исемендәге китапханәгә бүләк итеп тапшырды.

Әфәтиулла Кучушев
Әфәтиулла Кучушев

Очрашуда шулай ук журналист, шагыйрь Әфәтиулла Кучушев та чыгыш ясап, үзенең шигырьләрен укыды. Язучының иҗаты хакында Нәзиф Мириханов, Ромэн Гузаиров, Марс Гарипов, Нурзидә Чанышева, Наилә Акмаева һәм башкалар үзләренең фикерләрен белдерделәр.

Очрашудагы чыгышлар вакытында экранда Габдрахман Әпсәләмов, аның гаиләсе, язучылар, замандашлары белән төшкән фоторәсемнәр дә күрсәтелде.

Кичәдә чыгыш ясаучылар
Кичәдә чыгыш ясаучылар

Альбина ханымның гаилә дусты, җырчы Эдуард Трескин да чыгыш ясап, “Әдрән диңгез” җырын башкарды. Җырчы Альбина Латыпова композитор Зөлфия Рәүпованың “Ак бүре” операсыннан Ханбикә ариясен җырлап ишеттерде.

Халык очрашудан бик канәгать калды. Китапханәдән Габдрахман Әпсәләмовның китапларын сораштылар, Казанда быел яңа китаплар чыгачак дигән хәбәрне ишеткәч, Мәскәүгә дә алып килегез дип үтенделәр.

Чыгышлар рус һәм татар телләрендә барды. "Язучының оныгы Альбина татар телендә сөйләшсә, нинди күркәм булыр иде", диделәр кайберәүләр.

XS
SM
MD
LG