Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кучма "ЛНР" һәм "ДНР" вәкилләрен Мински сөйләшүләрен өзүдә гаепләде


Журналистлар сөйләшү тәмамланганны көтә. 31 гыйнвар 2014
Журналистлар сөйләшү тәмамланганны көтә. 31 гыйнвар 2014

Украинадагы низагны чишүгә багышланган Минскида үткән сөйләшү документлар имзаланмый гына тәмамланды. Янәсе Лугански халык республикасыннан вәкил Владислав Дайнего РИА Новостига очрашу тәмамлануын, ә документларны тикшерү дәвам итүен белдергән.

Өч сәгатькә сузылган очрашуда үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански халык республикалары вәкилләре, Украинаның элекке президенты Леонид Кучма, Европада иминлек һәм хезмәттшлек оешмасы вәкиле Хайди Тальявини, Русиянең Украинадагы илчесе Михаил Зурабов катнашты.

Леонид Кучма "ЛНР" һәм "ДНР" вәкилләрен әлеге сөйләшүләрне өзүдә гаепләде. "Мински килешүен тормышка ашыру өчен конкрет чараларны үз эченә алган сөйләшү имза куярга тиешле кешеләр - Александр Захарченко, Игорь Плотницкий килмәү һәм шулай ук аларның вәкилләре Денис Пушилин белән Владислав Дайнегоның ультиматумлы белдерүләре, аларның кичекмичә утны туктату, авыр хәрби техниканы чыгаруны тикшерүдән баш тартуы сәбәпле өзелде", диде Кучма "Интерфакс"ка.

XS
SM
MD
LG