Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Шәрык клубында "Америка кичәсе" үтте


Шәрык клубы яшьләре "Америка кичәсе" үткәрде. 29 гыйнвар Казанның “Диван” антикафесында узган чираттагы милли кичәгә кунакка АКШта яшәүче Илмир һәм Регина Әхмәтҗановлар гаиләсе килде.

Facebook, Вконтакте социаль челтәрләре аркылы Татарстандагы милли җанлы яшьләргә таныш Америкада яшәүче татар егете Илмир Әхмәтҗанов хатыны Регина белән Казанда кунак булды. Алар ике көндә Татарстан башкаласында дистәләгән дуслары белән очрашырга өлгерде. Шәрык клубында АКШ кунакларын яшьләр “Океан аша сыналган дуслык” шигаре астында хөрмәтләп, якын итеп каршы алды. Милли яшьләр клубын оештыручы, хәләл мәҗлесләр алып баручы тамада Гамил Нур Илмирны Американың алдынгы татар егете итеп тәкъдим итте.

“Ул комплексыз чын татар егете, гармунда уйный, ун ел читтә яшәсә дә саф татарча сөйләшә, авыл малае дип тә әйтеп була. Казан яшьләре арасында кайберәүләр авылдан чыгуларын яшерергә тырышалар, гармунны яратмыйлар. Бер нәрсә аңламасалар да рок музыка тыңлаган булалар. Ә ул менә шундый гади кеше. Америкада үзенә фәрештәгә тиң Регина исемле татар кызын тапты, ул да Илмир кебек Башкортстанда үскән, тырыш, ачык кеше”, диде Гамил Нур.

АКШ татарлары өчен төрле милли чаралар, Сабантуйлар оештырган Илмир Әхмәтҗанов Шәрык яшьләренә чит илгә күчеп китүгә туган кайбер кыенлыкларын сөйләде. Инглиз телен беләм дип барса да, американнар белән аралашудагы кыенлыкларны вакыт үтү белән яши-яши чишүен әйтте.

“Безне анда беркем көтеп тормады, булышырга әти-әни дә, туганнар да юк. Бары үз-үзебезгә, Ходайга ышандык. Ходай рәхмәте белән әйбәт кенә яшәп китә алдык, аннары үзебез Татарстаннан килүче яшьләргә Америкага ияләшергә, яшәү, эшләү урыннары табарга булыша башладык. Өебезнең ишеге һәрвакыт ачык. АКШтагы татарлар белән бик дус, туганнар кебек бер-беребезне рухландырып яшибез”, ди Әхмәтҗановлар.

"Америка кичәсе" дип аталган Шәрык яшьләре очрашуында фин татарлары хакында да сүз булды. Узган ел ул якларга велосипед белән бер төркем татар яшьләре сәфәрдә булып кайтты, араларында яшь режиссер Илшат Рәхимбай да бар иде. Ул фин татарланың милли җыр-моңнарына, мәдәнияткә таянып сакланып калуларына сокланган. Читтәге милләттәшләр белән алар яшәгән авылда “Башкарма” төркеме музыкантларына кушылып җырлар җырлап утыруларын күңелле хәтирә буларак искә алды.

Шәрыкта танышу, җанлы аралашудан тыш башка кызыклы кунаклар, мавыктыргыч шоулар булды. Кичәдә яшьләр өчен Татарча casual кием коллекциясе дә күрсәтелде. Ахырдан барлык катнашучылар кунаклар белән истәлеккә фотога төште.

“Моңарчы Шәрык клубын кабул итеп бетерми идек, яңа формат ошады. Алга таба да кызыклы очрашулар көтеп калабыз”, дип саубуллашты Гамил Нур белән егет-кызлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG