Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хуҗа Насретдин Казан халкын театрга чакыра


Хуҗа Насретдин Казан халкын театрга чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Хуҗа Насретдин Казан халкын театрга чакыра

31 гыйнвар Казанда Хуҗа Насретдин үзенең ишәге белән Бауман урамында флешмобка чыкты. Ул үтеп баручыларны һәм шулай ук Татарстан президентын да 6 февральдә Камал театрында узачак "Хуҗа Насретдин" спектакленең премьерасына чакырды.

Хуҗа Насретдин кыяфәтендә киенгән Камал театры артисты Фәнис Җиһанша ишәген җитәкләп, урамнан үтеп баручылардан ишәгенә ашарга сорады һәм аларны "Хуҗа Насретдин" спектаклен карарга Камал театрына килергә өндәде.

Хуҗа Насретдин шулай ук Казан Кирмәненә барып анда Татарстан президенты белән дә очрашырга теләвен әйтте.

"Анда Миңнеханов белән очрашырга исәп. Бүген бик туңдым. Аның белән утырып чәй эчәр идем. Быел Татарстан болыннарында печәннәр дә уңган ди, ишәгемә бераз печән дә сорармын. Үзен дә Камал театрында 6, 8, 9 һәм 19 февральдә булачак "Хуҗа Насретдин" спектакленә чакырмакчы идем, килә калса шунда аңа фикерләремне дә җиткерер идем. Казан Кирмәнендә аның белән очрашырга теләвемнең төп максаты шул", диде ул.

Камал театры мөдиренең маркетинг һәм PR буенча урынбасары Айгөл Дәүләтшина мондый акция белән "Хуҗа Насретдин" спектакленә халыкның игътибарын җәлеп итәргә теләүләрен әйтте.

"Без моңа охшаш бер флешмобны Казан тимер юл вокзалында икенче бер спектакльгә багышлап эшләгән идек инде. Монысында Бауман урамында халык белән очрашырга булдык. Хуҗа Насретдин хәзер менә Казанга кайтты. Ул моңа кадәр дөньяның төрле илләрен сәфәр кылды. Хуҗа Насретдинны төрки халыклар барысы да үзенең милли герое дип саный. Татарлар да аны татар булган дип саный. Бу спектакльне куюга әзерлек башлангач без аны Казанга, үз ватанына кайтарырга уйлый башладык. Без аны иң элек социаль челтәрләр аша дөнья сәяхәтенә чыгарып җибәрдек. Ул Америкада да, Лондонда да булды. Аның бу сәфәрләрен интернет аша күзәтеп булды. Нәтиҗәдә ул бүген Казанга кайтты. Хуҗа Насретдин Казан сәфәрен Бауман урамыннан башлды. Ул әле башка урыннарда да булачак. Бәлки базарга, бәлки Казан Кирмәненә барыр. Ә 6 февральдә ул Камал театрына киләчәк һәм тамашачылар белән очрашачак. Бу очрашуда ул нигә нәкъ менә бу вакытта Татарстанга, Русиягә кайтырга теләвен ачыклаячак. Хәзер аның зирәклеге инде башка яктан ачылачак", дип белдерде ул.

"Хуҗа Насретдин" спектакле Камал театрында җиденче тапкыр куела. Бу театрда Нәкый Исәнбәтнең әлеге әсәрен беренче тапкыр 1940 елда куйганнар.

XS
SM
MD
LG