Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр Путиннан җиде бала әнисен сак астыннан чыгаруны сорый


Светлана Давыдова ире һәм балалары белән
Светлана Давыдова ире һәм балалары белән

Русияләр, иң кечкенәсенә ике ай гына булган, җиде бала әнисе Светлана Давыдованы сак астыннан чыгаруны сорап, меңнәрчә имза җыйды. Русия президенты Владимир Путин исеменә язылган ачык хатны "Новая газета" басты.

"Без 37 яшьлек ханым, иң кечкенәсенә ике ай гына булган, җиде бала әнисен гаепләүгә тирән борчылу белдерәбез. Светлана Давыдова беркайчан җинаять җаваплылыгына тартылмады, җәмгыятькә бернинди дә куркыныч тудырмый. Ул тикшерүдән качарга җыенмый һәм аның мөмкинлеге дә юк: хәтта ул чит ил паспортына да ия түгел. Иң әһәмиятлесе – аның җиде кечкенә баласы бар, берсе күкрәк баласы һәм аңа әнисе белән бергә булу бик кирәк", диелә хатта.

31 гыйнвар киченә бу хатны Русиядә 14 меңнән артык кеше имзалаган иде. Алар арасында чит илләрдә дә билгеле булган күренекле шәхесләр: "Русь сидящая" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Светлана Бахмина, телетапшырулар алып баручы Леонид Парфенов, актриса "Тормыш бүләк ит" хәйрия вакыфы җитәкчесе Чулпан Хәммәтова да бар.

ФСБ хезмәткәрләре Смоленски өлкәсе Вязьма шәһәрендә яшәүче Светлана Давыдованы 21 гыйнвар кулга алды. Аңа Русия җинаять кодексының 275нче маддәсе нигезендә дәүләткә хыянәттә гаепләү белдерелгән.

XS
SM
MD
LG