Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21

Казанда Васил Ханнанов күргәзмәсе ачылды


30 гыйнвар Казанда рәсссам Васил Ханнановның дини темага багышланган “Фәзкуруни – Әзкуркум” исемле күргәзмәсе ачылды.

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган әлеге күргәзмәдә Васил Ханнановның Коръән сүрәләренә, догаларга, пәйгамбәрләргә багышланган йөз иллеләп эше тәкъдим ителә. Аларда рәссам әлеге темаларны сәнгати яктан чагылдырган.

Күргәзмәнең Коръән сүрәләренә багышланган бүлеге исә “Әбием Коръәне” исеме белән тәкъдим ителә. Биредәге хезмәтләрендә Васил Ханнанов әбисеннән калган мирасны – Коръән китабы битләрен кулланган.

Күргәзмәнең исеме Коръәннең “Бакара” сүрәсенең 152нче аятендәге Аллаһның “Фәзкуруни – Әзкуркум” сүзләре белән аталган. Туры мәгънәдә әлеге сүзләр "Мине зекер итегез, Мин дә сезне (ярлыкау, рәхмәт итү һәм ярдәм бирү белән) хәтерләрмен", дип тәрҗемә ителә.

Бүгенге көндә әлеге күргәзмәдәге эшләр Уфада, Мәскәүдә, Иран ислам республикасы башкаласы Тәһран шәһәрендә тәкъдим ителгән.

Шуны да әйтү кирәк: рәссам дини темага 1990нчы еллардан иҗат итә. Моңа Казанда яшәүче сәнгать белгече Розалина Шәһиева сәбәпче булган. 1990нчы еллар башында Валерия Порохованың Коръән тәрҗемәсенең беренче басмалары чыккач, Розалина Шәһиева аңа Коръәннең күркәмлеге, һәрбер сүрә исеме иҗат итү өчен этәргеч булуы хакында әйтеп узган. Һәм чыннан да ул сүзләр минем исемдә калды, дип сөйләде Васил Ханнанов.

* * * *

Васил Ханнанов – Русия рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы 1992нчы елдан "Чыңгызхан" рәссамнар иҗат берләшмәсе рәисе. Аның хезмәтләре Уфа, Казан шәһәрләрендә шулай ук чит илдә, Төркиянең Истанбул, АКШның Джерси-Сити шәһәрләрендә саклана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG