Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Петербур солдат аналары”: гаскәрдәгеләр үзләрен Ростовка җибәрүдән зарлана


“Петербурның солдат аналары” хокук яклау оешмасы Русиядә кеше хокуклары вәкиле Элла Памфиловадан армиядә хезмәт итүче солдатлардан килгән шикаятьләрне тикшерүне сорады. Армиядә булган солдатлар аларны Украина белән чиктәш Ростов өлкәсенә җибәрү өчен килешү нигезендәге хезмәткә күчәргә мәҗбүри итүләреннән зарлана.

“Коммерсант” газетасы язуынча, декабрь азагы гыйнвар башында хокук яклаучылар 20дән артык шундый шикаять алган. Ленинград, Түбән Новгород, Мурмански, Курски өлкәләреннән килгән мөрәҗәгатьтә солдатларны төрле вәгъдәләр һәм янаулар белән килешү имзалатырга тырышулары әйтелә.

“Петербурның солдат аналары” прокуратура һәм саклану министрлыгына мөрәҗәгать иткән, әмма бернинди дә җавап ала алмаган. Шуннан соң алар Памфиловага мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил бу мәсьәләне карарга әзер булуын әйтте.

Русия саклану министрлыгында хокук яклаучылардан бернинди мөрәҗәгатьләр булмавын белдерәләр. Шул ук вакытта армия көчләрен һәм җиһазларын хәрби әзерлек планы нигезендә җибәрелүләрен әйттеләр.

Киев Украина көнчыгышына сепаратистларга ярдәмгә Русия хәрбиләре килә дип белдерә. Русия моны кире кага.

Шул ук вакытта Русиядә Украинада үлгән солдатларның мәетләре кайта тора.

XS
SM
MD
LG