Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Муса Бигиевны читтә таныйлар, туган ягында оныталар"


Казанда Муса Бигиевны искә алдылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:31 0:00

Казанда Муса Бигиевны искә алдылар

Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан Тукай музеенда искә алу кичәсе уздырылды. Галимнәр аңа тиешле игътибар юк дип әйтә.

Татарстанда Муса Бигиевның тормыш юлын, хезмәтләрен өйрәнүчеләр күп түгел. Хезмәтләрен дә бастыру күренми. Шулай да бу өлкәдә кыймылдау булыр төсле. Татарстанның Диния нәзарәте 2015 елны дин галимнәре елы дип игълан итте, исламны өйрәнүче тарихи шәхесләрне популярлаштыру эше, хезмәтләре халыкка җиткерү эше башланачак дип ышандыралар.

Фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов – Муса Бигиев турында “Татарның соңгы илаһият белгече” дип исемләнгән хезмәт авторы. Аңардан татар шәхесе турында сораштык.

– Муса Бигиев кем ул дигән сорауга ничегрәк җавап бирергә мөмкин? Аны татар тормышын, киләчәген үзгәрткән шәхес дип әйтеп буламы?

Муса Бигиев
Муса Бигиев

Муса Бигиев турында XX гасырның иң бөек шәхесе дип әйтүчеләр шактый. Кушылам бу сүзләргә, әмма ислам дөньясы өчен бөек шәхес дип билгеләр идем. Шушы җөмләдә аның кемлеген күз алдына китереп буладыр. Тормышының күп өлешен чит илләрдә уздырган мөһаҗир галим ул. 20 елга якын гомерен чит илләрдә үткәрә. Дөнья картасына карасаң, Германиядән алып Япониягә кадәр йөреп чыккан. Кытайда, Һиндстанда булган. Дөнья гизәр өчен кешенең табигате, холкы да туры килергә тиеш. Ул яктан Муса Бигиев бик җиңел кеше булган, чыккан да киткән. Хәтирәләреннән беләм: сәфәр чыгымнарын үзенең китапларын сату исәбенә каплаган. Шул ук акча гаиләсен дә карарга җиткән. Бәлки бай дуслары да ярдәм иткәндер. Үзе исән чакта аның бик күп китаплары басылып чыккан. 1905 елда беренче китабы дөнья күргән.1917 елга кадәр ике дистәгә якны китабы басыла, бу әле бихисап мәкаләләрен санамаганда. Ул яктан Бигиев бәхетле галим була.

​Октябрь инкыйлабыннан соң бу эш авырлаша, әмма шулай булуга карамастан, 1923 елда Германиядә ике китабы басыла. Һиндстанда булганда да китаплар яза, сатудан кергән акчаның бер өлешен ятим балаларга тарата. Олы җанлы була. Япониягә галим Габдрәшит Ибраһимов чакыруы белән бара. Япониядәге билгеле галим Тушихико Иссузо Бигиев белән Ибраһимовның тәэсирендә ислам кабул итә.

Кытайга барганда аны кызыл келәмнәр җәеп зурлап каршы алалар. Әмма аннан чыгып китүе үз теләге белән булмый. Мәдрәсә ачу теләге белән бара Кытайга. Бу – аның гомерлек хыялы, әмма хөкүмәт мәдрәсә оештырырга рөхсәт бирми. Мөселманнарга карата ул чордагы һәм бүгенге Кытайның да мөнәсәбәте уңай түгел. Рәсми Кытай аңа конвой беркетә һәм чиккә кадәр озата. Балта тимәгән урман аша дүрт ай дәвамында Әфганстанга таба сәфәр кыла. Әфганстанга килә, кем каршы ала? Аны дәүләт патшасы үз сараенда кунак итә, “кал, шушында яшә” дип үгетли. Бигиев Кабул шәһәрен бик сөйгән була, ислам дөньясының иң матур шәһәре дип санаган. Надиршаһ патша аңа паспорт ясата, әмма ул калмый, Әфганстан ватандашы буларак дөнья гизүен дәвам итә.

Икенче дөнья сугышын Һиндстанда каршы алганда да, чуалышлар вакытында аны инглизләр кулга ала, Бигиевны Һиндстан провинциясенең губернаторы төрмәдән азат иттерә, матди ярдәм күрсәтә. Менә болар барысы да аның нинди зур дәрәҗәгә ия булган шәхес булганын күрсәтә. Муса Бигиев татар, урыс, гарәп, төрек, фарсы, алман телләрен су урынына эчкән.

– Чит илләрдә күп йөргәнгә, Муса Бигиевка бәйле документлар күпме? Аларны Татарстанга кайтару мөмкинлеге бармы?

– Документлар ничә данә икәнен белмим, әмма алар байтак дип чамаларга була. Кашгарда сакланырга тиеш, Һиндстанда бар. Япониядә дә аңа бәйле мирасны, һичшиксез, табып була. Әмма аларны алып кайтыр өчен барып өйрәнәсе бар, моның өчен экспедиция оештырырга кирәк. Болар барысы да акча дигән сүз, хөкүмәтнең финанславы кирәк. Ә Тарих институтында акча чамалы. Мин һәм башка галимнәр очны очка ялгап яшәгәндә чит илгә экспедиция турында хыяллана алмыйм.

– Чит илдә, мәсәлән, Мисырда, аның хезмәтләрен әле дә китап итеп бастыралар, әмма Татарстанда аңа карата игътибар ул кадәр юк кебек. Бу нәрсәгә бәйле?

Айдар Хәйретдинов
Айдар Хәйретдинов

– Аны санга сукмауның берничә сәбәбе бар. Беренчесе – Бигиевның, кеше никадәр гөнаһлы булсын, ахыр чиктә барыбер җәннәткә керә дигән тәгълиматы. Моның белән күпләр килешми, аңардан куркалар. Икенчесе – Бигиевның “Озын көннәрдә ураза тоту” дип исемләнгән китабы. Төн булмаган урыннарда ул ураза тотмаска да ярый дигән фикер әйтә. Аның дәлилләре шаккаткыч. Ислам барлыкка килгән җирлектә көн озынлыгы да, төн озынлыгы да 12 сәгать. Ел әйләнәсе шулай. Ә бездә? Быел да, киләсе елларда да көн озынлыгы 17-18 сәгать булачак. Ул китапны язганчы кояшның баемаганын үз күзләре белән күреп кайткан. Финляндиягә барып югары тавына менеп, кояш баемаганын күрә.

Сәфәрнамәсе матур тел белән язылган, әдәби әсәр кебек укыла. Кояш баемаган ураннарда ураза тотмыйча фидия түләү дә ярый дип язганын кабул итмиләр.

Берничә әсәрен хәзерге татар теленә күчердем, аны “Иман” нәшриятында мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб бастырды. Аннары тагын алып килдем, әмма ул “Муса Бигиев безнең ислам кешесе түгел”, дип кире борды. Шулай да хөкүмәт күтәреп алды. “Антология татарской богословской мысли” дип исемләнгән китаплар басыла, 2014 елда аның өченче томы чыкты. Дүртенчесе әзерләнә.

Муса Бигиев үзе яшәгән чорда да руханилар белән мөнәсәбәтләре җиңел булмаган. Зыялылар аны таныган, хуплаган, хезмәтләрен ислам фәлсәфәсен бер баскычка күтәрү дип кабул иткәннәр. Ә дин әһелләре каршы чыккан, хәтта исламны боза, динне җимерә, үлем җәзасына тарттыру кирәк дип тавыш чыккан. Муса Бигиев Коръән тәфсирен язган, әмма аны бастырмыйлар, чөнки руханилар каршы чыга. Коръән тәрҗемәсе әзер, гранкалары җыелган, сигнал экземпляр бастырылган, Казан муллалары Оренбурга шикаять хатын юллый. Ул вакыттагы мөфти бу Коръән тәфсирен басуны тыя. Муса Бигиев газетада руханиларның гамәлләре турында: “Бу – Конституцияне, кеше хокукларын бозу, сүз иреклеге булырга тиеш”, дип мәкалә яза.

– Татар зыялылары Октябрь инкыйлабын кабул итмиләр, илне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Ник ул чыгып китми кала?

– Самимилек. Башта, чыннан да, яңа хакимияткә ышана ул, коммунистлар динне дәүләттән аерылачак дип әйтә. Бигиев моны үзенчә аңлый, провославие диненең өстенлеге бетәчәк, һәр кеше үз динен тотарга ирек була, җиң сызганып исламны торгызабыз дип хыяллана. Аннары басма китап хөрлеге җитә, цензура бетә дип уйлый, тик ялгыша. Аның турында Ленин белән очрашкан дигән имеш-мимешләр бар. Очрашып сөйләшкәннәрме, әллә аның даирәсендәге башка кеше булганмы ул – төгәл билгеле түгел. Күрешүе ихтимал. 1923 елда “Ислам әлифбасы” дигән китабы дөнья күргәч, большевиклар Бигиевны кулга ала. Карл Маркс, коммунизмга карата тәнкыйть сүзләре булганга күрә, аны кулга алалар, тикшерә башлыйлар. 1930 елда ул илдән качып чыгып китә.

– Муса Бигиевның абыйсы – татар язучысы Заһир Бигиев. Үлеме дә сәер, аны үтергәннәр дип тә язалар, башкаларның үз-үзенә кул салган дигән фаразлары бар. Тукай, гомумән, абыйсының әсәрләрен бастырырга ирек бирмәгәнен тәнкыйтьләп яза. Ике бертуганның үзара мөнәсәбәтләре ниндирәк булган?

– Әтиләре Ярулла әфәнде белән хатыны Фатыйманың ике улы дөньяга килә. Башта 1870 елда Мөхәммәтзаһир, аннары 1873 елда Муса туа. Әтисе Дондагы Ростов шәһәрендә тимер юлда эшләгән була, әниләре – имам кызы. Әтиләре иртә үлә, ике баланы тәрбияләү, белем бирү әниләре җилкәсенә төшә. Зыялы хатын булганга күрә, балаларына дини һәм дөньяви белем бирергә тырышкан. Заһир Казанга килеп мәдрәсәдә укый, укырга бик маһир була. Мәдрәсәгә абыйсы янында белем алыр дип әнисе Мусаны да Казанга җибәрә. Әмма анысы ошатмыйча кайтып китә.

Заһир Бигиев язучы буларак таныла башлый. Берничә әсәре билгеле. “Мавәраәннәхердә сәяхәт” дигән чираттагы әсәрен яза, әмма аны бастырып өлгерми, фаҗигале рәвештә үлеп китә. Энесе Муса кулъязмасын тәртипкә китереп, редакторлап, китап буларак чыгара. Шуңа күрә Тукайның абыйсына карата тискәре мөнәсәбәттә булган дип язуы нигезсездер. Алар начар мөнәсәбәттә булса, бастырмас иде кулъязмаларын.

– Татар зыялалырының шәҗәрәләренә күз салсаң, күбесендә бер фаҗига – ахыр чиктә нәселләре урыслаша. Муса Бигиевка да бу кагыламы?

– Муса Бигиев үзе 1905 елда өйләнә. Чистайдагы Заһир ишанның кызы Әсманы хатынлыкка ала. Никахлары Чистайда булганы билегеле. Алты балалары туа: ике малай, дүрт кыз. Соңгысы Фатыйма апа белән мин дә таныш идем. Ул танылган галим Габдрахман Таһирҗановка кияүгә чыккан була, аларның уллары әле дә Петербурда яши. Кызы да гомерен шунда кичерде. Ул әтисенең намаз укыганын хәтерлим дип сөйләгән иде.

1930 елда качып китеп, мөһаҗирлектә тилмереп яшәп бервакытта да гаиләсе белән очраша алмаган. Имеш, алар телефон аша хәбәрләшә алган, Муса Бигиев Германиядән үзе шалтыраткан дип әйтәләр, әмма бу расланмаган. Фатыйма апа да андый сөйләшү булмаган дигән иде. Муса Бигиевның хатыны Әсма апаны балалары белән Вологда шәһәренә сөрәләр, Сталинның вафатыннан соң алар кире Петербурга кайта.

Муса Бигиевның шәхси әйберләре Казанда юк диярлек, Татарстан Милли һәм Тукай музеенда ике китабы һәм фотосы гына бар. Бәлки оныгында, Петербурда бардыр. Музейларга алар белән элемтә булдырырга кирәк.

Бигиевларга нәселенә килгәндә, ак таплар шактый. Өлкән улы Әхмәт Магнитогорски шәһәрендә яшәгән, металлургия өлкәсендә зур белгеч, галим була. Ул урыс хатынына өйләнә, аларның нәселендә инде урыс исемнәре киткән. Бәлки, бу яшеренү өчен эшләнгәндер, төгәл әйтә алмыйм. Икенче улы Мөхәммәт хәрби авиация инженеры булган, сугыш вакытында Германия ягына күчкән дигән имеш-мимешләр бар. Аның язмышы гомумән билгесез. Муса Бигиевның исеменә бу барыбер тап төшерми, аның шәхесе барыбер бөек булып кала.

Балалары белән шөгыльләнергә вакыты калганмы икән аның? Көне-төне эшләгән бит ул. Тукай да аның өендә берничә көн яшәгән һәм ничек яшәгәнен, эшләгәнен күзәткән. Ул көн дәвамында эш өстәленнән аерылмаган, капкалап алуы да кабинеттан чыкмыйча, укудан, язудан аерылмыйча булган.

Соңгы көннәрен ул Каһирәдә була. Габдерәшит Ибраһимовның кызы аны багып тормаганмы икән дигән фараз бар. Каһирә түрәләре галимгә карата ихтирамлы булган, алар ярдәмләшеп торган. Кабере дә Каһирәдә, аны төрек галиме, әлеге көнне Төркиянең дин эшләре министры Мәхмүт Гөлмәс эзләп тапты. Ул безгә дә аңлаткан иде, әмма аны табарлык түгел, андагы каберстан Казан шәһәре кебек зур, төгәл урынын Мәхмүт әфәнде генә күрсәтә ала.

Тукай белән Муса Бигиев арасындагы киеренкелек

Тукай белән галим Муса Бигиевның мөнәсәбәтләре хакында язучы Рабит Батулла, галим Заһир Шәйхлисламовның да истәлекләре бар. Бу турыда алар болай дип аңлатты:

“Тукай Муса турында гел тәнкыйть мәкаләләрен бастыра. 1908 елда “Яшен” журналында абыйсы Заһирның кыйссаларын бастырмауда, югалтуда гаепләп яза. Бишенче санында “Муса – интеллигентный монах” дип язып чыга, ягъни үзе мөселман булса да, кыяфәте белән христиан динендәге кеше кыяфәтендә йөри дип сатира бастыра. Чыннан да, дин галиме булса да Муса заманча яши, европача киенә, дулкынлы чәч йөртә, тәсбих урынына кул таягы тотып йөргән. Шул ук журналда бермәл Тукай сүзе белән Муса Бигиевка карикатура да чыга. Бигиев киртәгә менгән, чалма кигән әтәч булып сурәтләнгән. Имеш, кыяфәтеннән көләләр. 1909 елда “Яшен”нең җиденче санында Тукай: “Безнең Муса һич тик тормый, ялгыш тапкан Коръәннән”, дип төрттереп яза. Гәрчә ул шәрехләүчеләрдә ялгыш тапкан. “Ялт -йолт”та 1910 елда Тукай Муса Бигиев әсәрләреннән көлеп яза. Коръәнне тәрҗәмә итүен дә чуаш телендә язылган, ягъни кеше аңламаган телдә дип язып чыга Тукай. Мондый фактлар күп.

Никадәр тәнкыйть булса да, никадәр Тукай аны хурласа да, Муса Бигиев аңа ачу тотмый, бер генә каршы сүз язып мәкалә бастырмый. Киресенчә, Петербурдагы байлар белән сөйләшеп, Тукайны үзләренә чакыру эшен оештыра, Финляндиягә ял йортына җибәрергә, барлык чыгымнарны капларга дип сөйләшә. Тукай бу чакыруны кабул итә, әмма килгәнен алдан хәбәр итми. Шул сәбәпле, аны берсе дә каршы алып өлгерми. Тукай адрес буенча Муса яшәгән йортны эзләп таба. Аны кунакханәгә урнаштырырга тиеш булганнар, әмма Тукай Бигиевларның фатирына килеп кергәч, билгеле, аңа итәгатьлек күрсәтеп, кире чыгарып озатмыйлар. Уңайсызланалар. Берничә бүлмәле фатир булса да, Бигиевларның гаиләсе зур, ул вакытка биш баласы баласыннан тыш, апалары, ике сеңелләре гаиләләре белән яшәгән. Урын тыгыз.Тукайны Мусаның китап белән тулган эш кабинетына урнаштыралар, диванда урын салалар, ә галим шунда идәнгә пәлтә җәеп йоклаган. Шушы шартларда Тукай дүрт көн кунак була. Үзен бик кыен хис итә, чөнки Муса йә укый, яза, көне-төне җәмәгать эшләрендә. Өйдәге: “Әфәндем, боерыңыз, машаллаһ, хуш килдеңез”, дип югары мәдәниятле аралашу да тәртипсез тормышта яшәгән Тукайга килешми. Аның өчен төтен тулган гаугалы урыннар күңелгә якын була. Муса Бигиевның кызлары янына ахирәтләре килеп сөйләшүләрен дә “болар мине сөйлиләрдер инде”, дип кабул итә. Дүрт көннән соң Тукай Бигиевларның фатирыннан качып дигәндәй китә. Муса Бигиев белән күрешмичә гафу үтенеп язу калдырып, Петербурның “Казан” кунакханәсенә килеп урнаша.

XS
SM
MD
LG