Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:59

Дәүләткә хыянәттә гаепләнгән Давыдованы яклап 30 меңнән артык имза җыелган


Украина илчелегенә шалтыратуыннан соң, дәүләткә хыянәттә гаепләнеп кулга алынган күп балалы ана Светлана Давыдованы аза итүгә чакырган петицияне инде 30 меңнән артык кеше имзалаган.

Чит ил паспорты да булмаган Давыдованың тикшерүчеләрдән качарга нияте дә, мөмкинлеге дә юк дип саный мөрәҗәгать итүчеләр. Ул җиде бала тәрбияли, аның иң кечкенәсенә бары ике ай.

ФСБ хезмәткәрләре Смоленски өлкәсе Вязьма шәһәрендә яшәүче Светлана Давыдованы 21 гыйнвар кулга алган. Аңа Русия җинаять кодексының 275нче маддәсе нигезендә дәүләткә хыянәттә гаепләү белдерелгән.

2014 елның апрелендә Давыдова автобуста барганда хәрби киемдәге бер кешенең аларның күршесендәге хәрби бүлекнең Мәскәүгә җибәрелүе турында сөйләшүен ишеткән. Аларны сепаратистлар ягында сугышыр өчен Украинага җибәрәчәкләр дип уйлаган хатын Украина илчелегенә шалтыратып үз борчылулары белән уртаклашкан.

Русия кеше хокуклары вәкиле Павел Астахов Давыдованы яклап мәхкәмәдә сүз әйтергә әзер. Петербурдан танылган юрист Иван Павлов 20 ел төрмә янаган Давыдованы якларга Мәскәүгә барачагын әйтте.

XS
SM
MD
LG