Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Муса (Биги) Бигиев (иҗади тәхәллүсе Муса Ярулла) – күренекле татар дин белгече, философ, публицист, ХХ гасыр башында Русия мөселманнарының алдынгы карашлы җәдитчелек хәрәкәте җитәкчеләренең берсе.

Тормыш юлы

Муса Ярулла улы Бигиев 1873 елның 25 декабрендә Пенза губернасы Каменский районы Кикино авылында, әтисе ахун булып билгеләнеп, гаиләсе белән Ростов-Донга күченергә җыенып йөргән вакытта дөньяга килә.

Муса дини һәм дөньяви белем ала, Ростов-Донда реаль училищесен тәмамлап, Бакчасарай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә, Каһирәдәге борыңгы “Әл-Әзхәр” университетында укый. 1905 елның маенда туган ягына кайткач “Камалия” мәдрәсәсенә нигез салучы, Чистай сәүдәгәре һәм ишан М.З.Камаловның кызына өйләнә. Петербурга күчкәч, Петербур империя университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы булып йөри, Әбдрәшид Ибрагимовның “Өлфәт” газетасында бастырыла, карашлары белән кадетлар партиясенә якын булган “Иттифак әль-мөслимин” (Мөселманнар берлеге) фиркасен оештыру өстендә эшли.

1905 елның 15 августында Европа күләмендә иң зур булган Түбән Новгород ярминкәсе үткәрелгән вакытта беренче мөселманнар оештыру корылтае эшчәнлегендә катнаша. 1906 елда икенче һәм өченче мөселманнар корылтайларында актив катнашучы була. Фирканең үзәк бюро әгъзасы итеп сайлана. Рус телендә “Безнең хәрәкәтебезнең башы” исемле кереш сүзе белән “Бөтенрусия мөселманнар берлеге уставы” исемле брошюра бастыра. 1914 елны Петербургда узган дүртенче мөселманнар корылтаеның секретаре була. Соңрак корылтай материалларын “Реформалар нигезе” китабында бастырып чыгара.

Бигиев үзенең дини хезмәтләрен 1906 елдан башлап нәшер итә. Озак та үтми ул дан казана. 1908 елда үзенең дөньядан киткән олы абыйсы Мөхәммәд-Закирның “Ике елга арасы буенча сәяхәт” китабын бастыра. (Мөхәммәд-Закир – тәүге татар язучыларының берсе,”Меңнәр, яисә Чибәр Хәдичә” (1887) һәм “Бөек гөнаһлар” (1890) дөньяви романнар авторы.)

1909 ел ахырында Бигиевның Оренбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсендәге кыска вакытлы педагогик хезмәте башлана. Ул мөселман хокукы, гарәп теле һәм әдәбияте буенча лекцияләр укый. Шушы вакыттан башлап үзенең язмалары астына төрекчә Муса Җарулла дип кул куя. Бигиев Коръәнне татарчага тәрҗемә итү өстендә эшли. 1912 елны хезмәтен тәмамлый, әмма кайбер мөселман дин башлыклары арасындагы барлыкка килгән бәхәс һәм Оренбур мөфтиенең кискен тискәре бәяләве аны бастыруга комачаулый, янәсе, илаһи Коръән сүзен тәрҗемә итү кирәк түгел, күпсанлы аңлатмалар белән файдалану җитәрлек. 1914 елда “Тарихи вестник” журналында “Мөселман Лютеры” (Н.Федотов) исемле мәкаләдә дин әһеленең кайбер оригинал карашлары аңлатыла. Бигиев сәүдәгәр Мөхәммәд-Әлим Максутовның Петербурдагы “Аманат” нәшриятенең милектәше була һәм бу типография өчен шрифтлар эшләп чыгара.

Февраль инкыйлабы көннәрендә Бигиев Бөтенрусия мөселман корылтаенда катнаша, 1917 елның маенда Мәскәүдә Бөтенрусия мөселман корылтае әгъзасы итеп сайлана. 1917 ел ахырында Бигиев беренче мөселман мәхәлләсен җитәкли, Петроградның җәмигъ мәчетендә имам булып билгеләнә. “Әл-минбар” гәҗитен бастыра. Аннан совет хакимияте белән хезмәттәшлек итәргә тырышып карый: активистлар белән берлектә мөселман җәмгыятенең уставын төзи, татар балалары өчен татар телен, тарихын һәм төрки-татар әдәбиятын укыту мөмкинлеге булган мәктәп оештыруга ирешә.

1920 елда Уфада мөселман руханилары корылтае делегатларын мөселман җәмгыятендә үзгәрешләр башкару турында тәкъдимнәр – “Мөселман милләтләренә өндәмә” исемле үзенә күрә ислам конституциясе белән таныштыра. Бу чыгышның төп фикерләре 1923 елда Берлинда дөнья күргән “Ислам әлифбасы” китабында бастырыла.

Әлеге басмадан соң Бигиев Мәскәүдә кулга алына. Бирегә ул Петроградтан килеп, Һиндстанда үтәчәк конференциягә барырга җыена. Бигиевнең кулга алынуы күпләргә ошамый. Фин татарлары ярдәм сорап, Совет Русиясенең дусты булган Төркия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәләр. Истанбул һәм Әнкараның төп гәҗитләре дин белгечен азат итү таләбе белән телеграммалар бастыралар. Бигиев Мәскәүдә ике ел хакимият күзәтүе астында яшәү шартлары белән азат ителә.

1926 елың маенда Бигиевне Мәккәдә үтәсе конгресс эшчәнлегендә катнашу өчен совет мөселманнары делегациясенә кертәләр. Шул вакытта ул хаҗга бара. Ленинград татарлары аны 1926 елның октябрь-ноябрь айларында Уфада үткән руханиларның чираттагы корылтаена делегат итеп сайлыйлар. Бу корылтайда Бигиев гыйльми шура әгъзасы тиеп сайлана.

1927 елда Бигиев Ленинградка кайтуга хакимиятнең чираттагы “чистарту” кампаниясе – “элеккеләр” белән көрәш башлана. Бу категориягә пролетар һәм крестьян булмаган барлык затлар керә. “Чистартуны” бөтен оешмалар да үтә. Кайберәүләрне эштән чыгарып, алар урынына актив эшчеләрне куялар. Бигиев Ленинград университетында гарәп, фарсы һәм төрки телләрне укыту өчен урын бирү үтенече белән җитәкчелеккә күп тапкыр мөрәҗәгать итә.

1929 елда эш эзләп Әфган хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Беркайда да эшләмәүгә карамастан, гыйльми хезмәткәр булып саналу сәбәпле, налог түләргә тиеш була. Шәһәр хакимияте тарафыннан бер катлам гражданнарны, шул исәптән руханилар һәм аларның гаиләләрен азык-төлек сатып алу карточкаларыннан мәхрүм итү карары кабул ителә.

1930 ел ахырларында Бигиев эмиграциягә китәргә була. Бу адымы белән ул үз гомерен генә түгел, ә туганнарын да коткарып кала. Ул вакытта күп кенә татарлар яшәгән урыннарыннан китәргә мәҗбүр була. Алар сугышчан, динсез Берлек эшчәнлегеннән качып, Идел буе, Түбән Новгород һәм Башкириядан Урта Азия һәм Азәрбайҗандагы диндәшләр янына күченәләр.

Эмиграциядә

Бигиев Русиядән эмиграциягә киткән җәдичеләрнең соңгысы була. Ул гаиләсе белән Ленинградтан Мәскәүгә, аннан тимер юл белән Урта Азия, чикне үтеп Кашгарга барып җитә. Кытай Төркестаныннан Әфганстанга күчә. Анда Надиршаһ ярдәме белән паспорт ясатып, Һиндстанга юл тота, аннан Мисырга китә. Мисырда Ататөреккә атап язылган “Бөек Милли Төркия җыелышына мөрәҗәгать” дип аталган эшен яңадан бастыра.

1933 елда Бигиев Берлинда яши. Фин татарлары булышлыгы белән берничә китап нәшер итә: “Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр”, “Коръәннең изге аятләрен гаҗәеп яктыртуда Йаджуд” һәм хатынына багышланган “Коръән кәрим аять кәлимәләре хозурында хатын”. Бигиев бер ара Финляндиядә яшәп, андагы татар яшьләренә лекцияләр укый.

1934 елда Финляндияне калдырып, Иран һәм Гыйрак буйлап сәяхәт итә, шигыйларның дини агымнарын өйрәнә, Һиндстанда санскрит һәм индус китаплары Махабхарат һәм Веда белән кызыксына. 1938 елда миссионерлык максаты белән Япония, Кытай, Ява, Суматра буйлап сәяхәт итә. 1939 ел ахырында янә Һиндстанга кайта, аннан Әфганстанга җитеп, Кабулда төпләнергә уйлый, әмма колониаль хөкүмәт тарафыннан кулга алынып, 1,5-2 ел Пәшәвәр төрмәсендә үткәрә. Бхопал шәһәре хакимиятләре ярдәме белән азат ителә, шулай да 1945 елга кадәр инглизләрнең күзәтүе астында Пешеварда кала. Бу чор аның гыйльми эшчәнлегендә уңышлы була. Ул сигез китап иҗат итеп бастыра. Сатылган китапларның акчасын Бомбейдан күчкән балалар өчен мәдрәсә салуга күчерә.

1946 елдан башлап Бигиев күбесенчә Мисырда яши, кыска вакытка Төркиягә баргалый. Берничә тапкыр хаҗда була. 1947 елда туган ягына кайтырга омтылып карый.

1949 елның 28 октябрендә Каһирәда вафат була. Әрвахлар догасы Сәйид Нәфис мәчетендә укыла. Бигиев Афинда патша нәселенең Хедивие зиратында җирләнә. Бигиевнең шәхси китапханәсендәге китаплар мәрхүмнең теләге белән Төркия милли китапханәсенә тапшырыла.

Азатлыкта Википедия: Муса Бигиев

XS
SM
MD
LG