Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:27

"Татар халкының бүгенге хәле коточкыч"


1 февраль Кама аръягы татар милли хәрәкәте вәкилләре һәм мөселманнар җыен уздырды. Җыенда татарның бүгенге халәте, татар телен саклау чаралары һәм кулга алынган Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны яклау турында сүз барды, мөрәҗәгатьләр кабул ителде.

Җыенны ачып җибәргән Түбән Кама ТИҮе рәистәше Раиф Галиев кереш чыгышында болай диде:

– Бүгенге көндә хәлебез бик авыр. Чирен яшергән – үлгән, дигән әйтем бар. Йөрәгем әрни, шуңа милләтебез чирен алдынгы карашлы дини вә дөньяви кешеләр белән бергәләшеп сөйләшеп, фикерләшеп алырга дип җыелдык. Халкыбыз яшәсен дисәк, туган телебездә сөйләшеп, ислам кануннарын тотсак, Аллаһыбыз саклый. Республика, Диния нәзарәте җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итәм. Эшләгән эшләребез күп. Татарстанның материаль базасы ныгый. Мәчет-мәдрәсәләребез дә аз түгел. Тел һәм дин иреге алуга да 25 еллап вакыт узды.

Җыен барышы

Җыен барышы

Әмма татар халкының бүгенге хәле коточкыч. Телебез бетә, гаиләдә генә калды. Яшәү рәвешебез ислам кушканча түгел. Татар хәзер баласын татар мәктәбенә яки татар бакчасына бирми, кеше булсын дип урысныкына бирә. Шушы халәттә халыкны ничек уятырга? Безнең милли хәрәкәт элекке чордагы кебек көчле түгел. Башларыбызга суга-суга бетерергә тырыштылар. Ә кануннар бар, 90нчы елларда икетеллелек турында канун кабул иттек. Нигә тормышка ашмый? Шул ук чиновниклар, түрәләр Аллаһка якынаймый, өстән аска кадәр кәнәфигә, акчага табыналар. Милли хәрәкәт вәкилләре арасында да бары түбәнкамалыларның гына күпчелеге намазда.

Без хәзер язучылар, дин әһелләре, зыялы халык белән эшләргә тиешбез. Тел дигәннән, шул ук Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасында татарча сөйләсә, аңа ияреп башкалар да татарча сөйләр иде. Безнең башлыкларыбыз үзләре татар телендә сөйләшүне өнәми. Шөкер, Рөстәм Миңнеханов хаҗда булып кайтты, бәлки бу башкаларга да үрнәк булыр.

Аннан соң сүз Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдиновка бирелде. Үз чыгышында Гамил әфәнде җыен алдыннан гына Рәфис Кашаповның җәмәгате Нурзия ханым белән сөйләшеп алуын җиткерде:

Җыен барышы

Җыен барышы

– Беләсез, Рәфис Кашапов 27 февральгә кадәр тикшерү изоляторында булачак. Аннан соң аны мәхкәмә көтә. Ул 19 гыйнварда ачлык игълан иткән иде. Төгәл ун көннән соң бу ризасызлык акциясен туктатты. 30 гыйнварда Нурзия ханым Казанга ире белән очрашуга бара. Ашамлык белән бергә ачлыктан соң сәламәтлекне ныгыта торган ризыклар да алып бара. Ләкин аларын бирдертмиләр. Шул сәбәпне ачыклау өчен ул Кашаповның тикшерүчесенә дә мөрәҗәгать итә. Хәлне сөйләп бирә, сез генә Рәфисне шушы хәлгә җиткердегез дип, аның бөерләре, йөрәге авырый башлавы, шешенеп бетүләре, начар хәлдә булуы, шул чакта да китергән витаминлы ризыкларны бирдермәүләре хакында дәгъвалар да белдерә. Ул авыру бит дигәч, тикшерүче: “Рәфиснең сәламәтлеге белән журналистлармы, туганнарымы, башкалармы кызыксына икән, аларга аның бу чирләре электән үк бар иде инде”, дип әйтергә киңәш биргән. Нурзия ханым: “Мин ничек бар, шулай әйтәчәкмен”, дигән. Аның хатыны канун буенча аена ике тапкыр күрештерүне дә таләп иткән. Ләкин ике атнадан соң тиешле күрешүнең булмаячагын белдергәннәр. Шушы сөйләшүләрдән соң Нурзия ханым үзе дә авырып китә, Чаллыга көч-хәл белән кайтып җитә һәм аңа ашыгыч ярдәм чакырталар. Табиблар ул “инфаркт алды” диләр.

Гамил Камалетдинов чыгышыннан соң Түбән Кама ТИҮе рәистәше Илдар Сәйфуллин сүз алды:

Хәлил Әюпов (с), Раиф Галиев һәм Илдар Сәйфуллин

Хәлил Әюпов (с), Раиф Галиев һәм Илдар Сәйфуллин

– Куркыныч заманнар, 37нче еллар килде. Фатирларга гаепләү белдермичә тентүләр белән керәләр, кирәк дип санаган әйберләрен алып чыгып китәләр. Халык та басынкы, мәйданнарга чыгу юк. Пикет, урам җыеннары уздыру бик кыен. Ялгыз пикет ирекле дигәненең дә чикләүләре бик зур. Микрофоннар белән урамнарга чыгуны тыйдылар. Хәзер дәшмә, җыелып сөйләшергә дә ярамый – шундый заман. Теләсә кайда сөйләшкәндә, фикер алышканда 282нче маддә буенча алып китәргә, ябып куярга мөмкиннәр. Һәр каршылык сүзе өчен хәтта 200-300 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Җыенда Татарстан президенты атамасын саклап калу турында да фикер алышу булды. Алабуга милли хәрәкәте вәкиле, журналист Фирдәвес Хуҗин бернигә карамастан Татарстан президенты атамасы өчен көрәшне туктатмаска чакырды. Инде шушы төбәктә әлеге атаманы яклап бер меңгә якын имза җыелып, аларны Татарстан хакимиятләренә тапшыруын белдерде. Шушында ук милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин президент атамасын яклау кирәк түгел, “әлеге хакимият безне кыйный, төрмәләргә утырта, татар телен бетерә, милли мәктәпләрне ябалар. Ни өчен без аларны якларга тиеш?” дигән сорауны да күтәрде.

Фәтхулла Абдуллин

Фәтхулла Абдуллин

Түбән Кама язучылары берлеге рәисе Фәтхулла Абдуллин, шагыйрь Рәфыйк Әхмәдиев тә чыгыш ясап, президент урынында бүген кем булуына карамастан, президент атамасын саклап калу турында сүзләрен әйттеләр.

Җыенның ахыр өлешендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә сүз бирделәр:

– Бүген татар милләтенең чиренә дигноз куярга вакыт җитте. Бүген татар җәмгыяте, татар милләте нинди аралыкта? Шуннан чыгып үзебезнең киләчәккә булган хәрәкәтне билгеләргә тиешбез. Теләмәсәм дә, мин кайбер исемнәрне атарга мәҗбүрмен. Татар милләтен атып, асып, кисеп, чукындырып, сөргендә тотып, миллионлап кырып, кара эшләрдә эшләтеп, укытмыйча надан тотып җиңә алмагач, хакимияткә җир йөзендә моңарчы булмаган антихрист Путин килде. Ходай гомер бирсен, юллар катлаулы. Нинди сүзләр әйткәнне яхшы беләм.

Бүген татар милләтен бетерү буенча Русиядә берничә яшерен институт эшли. Шуларның берсе генерал-лейтенант Решетников җитәкчелегендәге институт. Аның урынбасары – татарда моңарчы булмаган Сөләйманов дигән кеше. Татардан чыгып, татарга каршы көрәш алып бара. Без татар милләтен саклый алмыйбыз, аны саклау өчен хөкүмәтебез дә юк.

Бүген җир йөзендә татарга иң нык каршы булганы – Казан кирмәне. Мондагы министрлар татар милләтен күтәрү түгел, аны төшерү буенча без язганнардан да зуррак томнар язалар. Андагылар күбесе умырткасыз, ләкин алар җитәкчелектә. Аларны хурлап та әйтмим, әмма без биш гасыр буена коллыкта булып, татар җитәкчесенең шундый тибын тудырдык. Ни өчен мондый система оешты? Чөнки татар бүген Русиядә азмы-күпме алга киткән халык. Акыллырак, булдыклырак, эшчәнрәк, күпсанлырак. Шушы күбрәк санлы халыкны беренче итеп бетергәннән соң, милләт проблемы алып ташлана. Шуңа Путин бу проблемны махсус куерта. Ул Кырымны басып алуларны, Украинада гаскәр тотуларны махсус эшли. Чөнки милли мәсьәләләрнең, урыс булмаган халыкларның бетүен тизләтергә тели. Иң мөһиме – төп дошман итеп Америкага ишарәли. Кичә генә "Культура" каналыннан "Петр I" фильмын күрсәттеләр. Анда Петр I "Европа нас хочет задушит" дип, Путин булып сөйли. Русия каналларында хәзер дистәләгән толстойлар, соловьевлар. Алар сандугач булып сайрап, безнең хакта начар сөйлиләр. Путин бар чакта татар милләте бетүе реаль күренеш булачак.

Шушындый шартларда без үзебезне ничек сакларга тиеш? Имеш, туган телдә укуны ата-ана хәл итәргә тиеш. Мәгарифнең бурычы – туган илен, халкын, башка халыкларны чынлап сөйгән милләтпәрвәр, ватандаш тәрбияләү. Ул ватандашны Тукайдан, Сәйдәштән башка тәрбияләү мөмкин түгел. Шуңа эчкече, наркоман татар ата-анасыннан “син балаңны татар мәктәбендә укытасың киләме?” дип сорау – ахмаклык. Бу хакта мин 90нчы еллардагы әсәрләремдә тәсфилләп яздым, күрсәттем.

Фәһим Вәлиев

Фәһим Вәлиев

Җыенда Рәфис Кашаповны кулга алулар нәтиҗәсендә гаиләнең авыр матди хәлдә калуы да әйтелде. Халык килешүе буенча акчалата ярдәм җыю да оештырылды. Шулай ук Рәфис Кашаповны яклап Русия, Татарстан күләмендәге хакимият җитәкчеләренә, хокук оешмаларына мөрәҗәгать тә кабул ителде. Җыелган халыкка аны Түбән Кама ТИҮе рәистәше Хәлил Әюпов җиткерде. Әлеге мөрәҗәгатьнең эчтәлеге менә мондый:

“Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов ялган сәяси гаепләү, 282нче маддә буенча бер айдан артык тикшерү изоляторында тотыла. Без шушы гамәлләре белән Русия хакимиятләре Рәфис Кашаповны һәм татарның барлык милли хәрәкәт вәкилләрен куркытырга тырыша дип бәялибез. Рәфис Кашаповны кичекмәстән азат итүне һәм татарларга, мөселманнарга каршы барлык репрессияләрне туктатуны таләп итәбез. Барлык илләрнең намуслы кешеләрен һәм хокук яклаучыларын татар халкының тугрылыклы улы Рәфис Кашаповны, Русия Конституциясенең 29нчы маддәсен якларга чакырабыз. Анда һәркемгә теләсә нинди кануни юл белән фикер, сүз иреклеге, һәркемнең мәгълүмат эзләү, табу, алу, җитештерү, тапшыру һәм тарату иреклеге турында әйтелә”.

Әлеге җыенда Түбән Кама аксакллар шурасы рәисе Рәфәт Шәйдуллин, Чаллыдан Фәһим Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясадылар. “Красный ключ” бистәсе мәчете имамы Әдип Вәлиев җыенны вәгазь белән башлады, фикер алышуларда катнашты. Җыенда Түбән Кама башкарма комитетының милли мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы Альберт Дерзизовның да катнашуы әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG