Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Гөлсинә Ниязова: "Үз эшемне энә белән кое казу кебек тоям"


Гөлсинә Ниязова (уңнан икенче)

Гөлсинә Ниязова (уңнан икенче)

Төмән өлкәсендә 26 ел эфирга чыгучы "Очрашулар" телетапшыруы мөхәррире һәм алып баручы Гөлсинә Ниязовага гыйнвар аенда 60 тулды.

"Себер тарихында ак таплар" фестиваленең дүрт тапкыр лауреаты һәм дипломанты, Таллинндагы халыкара телефестиваль, Болгарстандагы "Алтын тартма", Германиянең "Pri Futura Berlin" халыкара телевизион фестивальләре дипломанты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, Төмән өлкәсендәге тамашачы яраткан "Очрашулар" тапшыруын 26 ел буе әйдәп килүче Гөлсинә Ниязовага 60 яшь тулды. Шул уңайдан Азатлык хәбәрчесе аның белән үткәннәрне барлап, киләчәккә күз салып алырга булды.

Телеэфирда җәелеп китә алмыйсың, ул кыска, ачык җөмләләр таләп итә. Бер уйласаң, 25 минутлык тапшыруда нәрсә күрсәтеп була инде, ә Гөлсинә ханым анда берничә чараны сыйдыра, төп идеясен ачып бирә. Экран артындагы мәшәкатьләр халыкка күренми, алар аның үзенә генә билгеле, әлбәттә.

– Гөлсинә ханым, үткән тормышка күз салып, аңа берникадәр нәтиҗә ясап карыйк әле. Бу дөньяга тудырган әти-әниегезгә лаек кыз булып үскәнме сез, алар сезнең белән горурлана аламы?

– Үзең турында сөйләү килешми инде ул. Алай да миңа дөньяны аңларга өйрәткән, акыллы, тырыш булуы белән хөрмәт казанган, мулла баласы булганы өчен ГУЛАГ лагерьларында михнәт чиккән, аннары да "кара сакалы" артыннан ияреп йөргән әтием турында әйтми булдыра алмыйм. Мин аның бердәнбер кызы идем. Сугыштан соң ул дүрт бала белән тол калган әниемә өйләнә, соңыннан мин туганмын. Төмән шәһәрендә татар рухы, гореф-гадәтләре белән тәрбияләнеп үскәнмен.

Гөлсинә Ниязова

Гөлсинә Ниязова

Әтиемнең мине укытасы, зур кеше итәсе килә иде. Мин мәктәптән соң Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керергә бардым. Дипломат һәм министр балалары укыган уку йортына аяк басып, кабул итү имтиханнарын тапшырып йөрүемне хәзер зур батырлык булган икән дип исәплим. Әлбәттә, бәйгедән үтмәдем, Төмәнгә кайттым да, кияүгә чыктым. Үзебезнең университетның филология факультетын тәмамладым һәм бер дә үкенмим.

Мин әтиемнең артык сүз әйтергә дә куркып йөрүләрен, гел аңа "халык дошманы" итеп карауларын күреп газаплана идем. Әтиемнең хыялын тормышка ашырдым, башта кандидатлык диссертациясен уңышлы якласам, соңыннанрак фәннәр докторы исемен алуга да ирештем. Әтием 75 яшькә җитеп, күп еллар элек үлеп китте, минем уңышларга бик сөенер иде ул.

– 20 елдан артык гомерегезне "Очрашулар"га багышладыгыз. Эшегездә зур исем-бүләкләргә лаек булдыгыз. Үткәннәрне үзгәртә алсагыз, нинди үзгәрешләр кертер идегез?

– Үткәннәрне үзгәртү алла эше инде ул, анысы безнең хәлдән килә торган түгел. Алай да татар тормышында активрак булуыбызны, сүз боткасы ясап утырудан эшкә керешүебезне теләр идем. Ничә еллар буе эшебез сөйләүдән узмый.

– Чит илләргә күп бардыгыз, бигрәк тә Төркиянең себер татарлары яшәгән авылында якташларыбызны очрату күңелегездә тирән хисләр калдыргандыр...

"Русиянең эшлекле хатын-кызы" бәйгесендә

"Русиянең эшлекле хатын-кызы" бәйгесендә

– Минем өчен күп еллар элек туган якларыннан киткән, төрек-инглиз теле тирәлегендә яшәгән якташларымның туган телләрен саклап калулары бер могҗиза булды. Монда авылда туып-үсеп, шәһәрдә яшәгән, татар телендә бер авыз да сүз белмәгән милләттәшләремне искә төшердем, алар өчен бик оялдым. Аларның аз гына да милләтенә горурлыгы юк микән дигән уй гел башымнан китмәде.

– Сез булган илләрне санарга бармаклар җитмәс: Камбоджа, Вьетнам, Германия, Болгарстан... Чит илдә калу теләге тумадымы?

– Юк, мин үз Себеремдә, халкым арасында яшәргә телим. Чит илләрдә эш буенча элемтәләр булдырам, дусларым да күп.

– Эшегез юл йөрү белән бәйле, сезне сагынып көткән гаиләгезнең ярдәме зурдыр, очучы хатыны булу, ике кыз да тәрбияләп үстерү дә бер дә җиңел булмагандыр?

Гөлсинә ханым (с) Мәскәүдә бүләк алганда

Гөлсинә ханым (с) Мәскәүдә бүләк алганда

– Әлбәттә, гаиләң сине аңламаса, андый эшләрне башкарып чыгып булмас иде. Иремнең, әниемнең булышлыгы белән генә ерып чыга идем аларны. Ирем – беренче киңәшчем иде. Миңа бит сценариен да үземә язарга, операторга да аңлатырга, режиссер да булырга, тавыш сайларга да туры килә. Бер тапшыруны әзерләр өчен иртәнге тугыздан кичке унга кадәр монтажда утырырга кирәк, бөртекләп киләсе програмны әзерлисең. Ярты сәгатьлек тапшыру өчен кимендә өч мәртәбә монтажларга кирәк. Үз эшемне энә белән кое казу кебек тоям мин.

– Әле яңа гына оешкан татар журналистлары клубы турында ни әйтерсез?

Татар журналистлары клубы утырышында

Татар журналистлары клубы утырышында

– Өлкәдә дистәләгән татар матбугаты эшли, клубның оешуы урынлы дип уйлыйм. Төмәндә татар журналистларының традицияләрен саклау ягыннан да файдалы. "Очрашулар"га 26 ел булса, быел "Дусларга сукмак" радиотапшыруының да эфирга чыгуына 26 ел, "Яңарыш" өлкә татар газетының басыла башлавына да 25 ел тула. Беренчедән, шактый гына бай тәҗрибә туплаган журналистларыбыз бар, яшьләр алардан өйрәнә ала; икенчедән, без дә алар арасында алмаш таба алабыз.

– Сез бүген экранда гына түгел, университетта да укытасыз, еллар буе туплаган тәҗрибәгезне яшь буынга төшендерәсез.

– Мине Төмән дәүләт университетының журналистика факультетына башта лекция укып карарга гына чакырганнар иде, аннары күңелләренә хуш килдем ахрысы, монда эшли башладым, доктор дәрәҗәсенә ирештем. Хәзер тележурналистика үзенчәлекләрен өйрәтәм, аның милләтара мөнәсәбәтләр белән бәйле бүлеге дә бар. Шул уңайдан, үткән ел Казанда хатын-кызларның I халыкара конгрессында да булып кайттым. Бу арада журналистика факультетының магистратурасын оештыру турында кайгыртып йөрибез.

– Эшегез иҗади, авыр, гел яңалык кертергә, эзләнергә кирәк. Җәмәгать эшлеклесе сез, әни-әби вазифагыз да бар бит әле?

Гөлсинә ханым оныгы белән

Гөлсинә ханым оныгы белән

– Уку турында әйтәсе юк инде, ул гадәти шөгыль кебек. Өлкә татар милли-мәдәни автономия әгъзасымын. Әкренләп үткәннәрне барлый, истәлекләр яза башладым. Архивымны кадерләп саклаган идем, алар берничә папкага тупланган. Тагын оныкларымны аякка бастырып, мөстәкыйль тормыш юлына озату бурычымны үтәргә тырышам. Әби буларак, әлегә аларны мәктәпкә йөртәм, каршы алам, белем серләрен бергәләп төшенәбез.

Сез һәрвакыт горур, шул ук вакытта һәркемне тигез күреп сөйләшәсез. Һәрвакыт күркәм, матур булып кала беләсез...

– Бигрәк тә бар яктан да уңган гаиләләрдә булырга яратам. Мин тапшыру әзерләр алдыннан ул кеше турында мәгълүмат җыям, аның бер кызыклы ягын табарга тырышам. Ул аның үзенә дә әйбәт, тамашачыга да карарга рәхәт. Башкасы табигатьтән киләдер инде. Беркайчан да ачык кием белән экранга чыкмыйм, татар булуымны бервакытта да онытмыйм. Киемнәрдән җиңел, уңайлысын сайлыйм. Татар халык ашларын бик яратсам да, бервакытта да үземнең хатын-кыз булуымны онытмаска омтылам. Хатын-кыз һәрвакыт үзен карап, саклап йөрергә тиеш.

XS
SM
MD
LG