Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: "Европа шурасы мәйданында башланган эшне туктатырга ярамый"


Татарстан дәүләт шурасы рәисе, Европа шурасының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Европа шурасының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы бюросы һәм Төбәкләр палатасы бюросы утырышларына катнаша. Анда халыкара хәлләр, шулай ук кайбер Европа дәүләтләрендә төбәк сәясәте мәсьәләләре карала.

Парламентның рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, дүшәмбе утырышта Украинадагы сәяси вәзгыять һәм конгрессның аның җирендәге эшчәнлеге турында фикер алышканнар. Бюро әгъзалары шулай ук 2014 елдагы эшләренә нәтиҗә ясаган һәм 2015-2017 елларга перспективалы юнәлешләр билгеләгән.

Мөхәммәтшин Страсбугтагы эшен бәяләп, тышкы сәяси хәлләргә бәйле, Русия төбәкләре вәкилләренә кайбер авырлыклар белән очрашырга туры килүен әйтте.

"Әмма бернигә дә карамастан безгә Европа шурасы мәйданында башлаган диалогны туктатырга ярамый. Төп юнәлешләр нигезендә бергәләп эшләүнең формасын һәм мөмкинлеген саклау зарур. Безнең ил позициясе турында хезмәттәшләргә аңлату кирәк", диде ул.

XS
SM
MD
LG