Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:12

6 февраль көнне Новосибирскида “Шүрәле иле” дип аталган күргәзмә эшли башлаячак. Күргәзмәдә Казан, Уфа, Алабуга, Мәскәү, Омски, Благовещенски, Чаллы һәм Петербур рәссамнары катнаша. Барлыгы 100 дән артык әсәр тәкъдим ителәчәк.

Рәссамнар һәркайсы үз “Шүрәле”сен үзенчә күзаллый. Алар кәгазь, киез, агач, каен тузы, тукыма, маталлдан эшләнгән. Башкару техникасы да төрлечә: каурый белән ясалган рәсем, линогравюра, фотоколлажлар, интарсияләр, инсталляцияләр бар.

Әкияти “Шүрәле иле” мифология, халык авыз иҗаты белән мавыгучы, халык мәдәнияте һәм заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләре белән кызыксынучыларны җәлеп итәргә җыена.

Ачылыш тантанасында Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәгенең һәм татар милли мәдәни мохтариятенең сәнгать осталары концерты да булачак.

XS
SM
MD
LG