Accessibility links

Украина студентларына "Киселев балалары" җавап бирде


Видеомөрәҗәгатьтән күренеш
Видеомөрәҗәгатьтән күренеш

Украина яшьләренең Русия студентларына мөрәҗәгатенә җавап чын студентлардан түгел, ә Путин режимын яклаган "Сеть" проектыннан булды. Уку йортының җитәкчесе аларның университетта укымаганнарын белдерде.

Узган атнада Украина студентлары Русиядәге яшьтәшләренә видео мөрәҗәгать юллаган иде. Анда алар Украинада барган сугыш турында сөйләде, телевизорлардан килгән барлык мәгълүматка ышанмаска, аны тикшерергә чакырды. Киләчәктә бу дөнья безнең кулга калачак, дип Украина студентлары Русия яшьләрен уяу һәм акыллы булырга чакырды. Русиягә башкала Киев студентлары мөрәҗәгать иткән иде.

Бу атнада Русиядән җавап булды. Үзләрен Калинград дәүләт техник университеты һәм Балтыйк буе балыкчылык дәүләт академиясе студентлары дип таныштырган яшьләр АКШ һәм Европаның Русиягә каршы санкцияләр кертүен "аңлый". "Русия демократия өчен чынлап көрәшкән бердәнбер ил", ди студент кыз. Русия яшьләре АКШ һәм Европаны Украинаны корал белән тәэмин итүдә гаепли. Кырымда бүген тыныч булуын яшьләр бары тик Русия тырышлыгы дип бәяли.

Видео Кремльне яклап башка тарафларны кискен тәнкыйтьләүче мәгълүмат чаралары стилендә әзерләнгән. Яшьләр үзенең көнбатышка каршы кискен сөйләве белән билгеле Дмитрий Киселев телендә сөйли. Андагы яшьләрнең әйткән уку йортларында укымаулары да ачыкланды, дип яза "Новая Газета". Техник университет һәм балыкчылык академиясе ректоры Владимир Волкогон бу басмага андый студентларны белмәгәнен әйтте.

"Бездә андый студентлар юк. Академиядә гомүмән һөнәр берлеге юк. Үзен университет студенты дип атаган кыз анда укымый. Әле тикшерәм, әлегә берни дә аңлашылмый", дигән ректор "Новая Газета"га.

Видеода мөрәҗәгать итүче өч кыз һәм бер егет артында торган яшьләрнең йөзләре күренми, бары тик "Сеть" исемле баннер күренә.


"Сеть" - патриотик рус яшьләре челтәре. Алар үз эшләрен "12 рухи төенгә" ("духовные скрепы") нигезләгән.

"Ватансыз, Гаиләсез, Дәүләтсез, Пасхасыз, Бөек Җиңүсез, Урыс телсез яшәп була, әмма ул яшәү хайваннарча гомер кичерү булачак. Аның рәхәте дә хайвани һәм мәгънәсез булачак", диелгән бу яшьләр челтәренең интернеттагы сәхифәсендә.

"Духовные скрепы" кирәк" дип үз чыгышларының берсендә Русия президенты Владимир Путин әйткән иде. Ул аны Русия православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл вәгазеннән алган булырга мөмкин.

Азатлык хәбәрчесе Калининградта Балтыйк буе федераль университеты студентлары белән сөйләшеп кайтты. Алар арасында Кремль яклы яшьтәшләре белән килешмәүчеләр бар.

"Чынбарлыкта башкача"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

XS
SM
MD
LG