Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Уфада сәламәтлек саклау тармагын тикшерде


Медведев белән Хәмитов Уфадагы бер аптекага да сугылып чыктылар
Медведев белән Хәмитов Уфадагы бер аптекага да сугылып чыктылар

3 февраль Башкортстанда рәсми эш сәфәре белән Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев булып китте.

Уфага килгән рәсми төркемдә шулай ук вице-премьер Ольга Голодец, Идел буе федераль округы башы Михаил Бабич, сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, хезмәт һәм халыкны социаль яклау федераль министры Максим Топилин, Роснано җәмгыяте башы Анотолий Чубайс һәм башка югары дәрәҗәле түрәләр бар иде.

Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев сәфәрен Башкортстан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов белән эшлекле очрашудан башлады. Анда сүз республиканың икътисады, төзелеш хакында барды. Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан торак төзү күләме буенча илдә бишенче урынга чыккан. Ел барышында 2 миллион 650 мең квадрат метр торак төзелгән.

Медведев (уртада) ПЭТ-үзәгендә
Медведев (уртада) ПЭТ-үзәгендә

Рәсми делегация сәфәр барышында Уфаның ПЭТ, ягъни позитрон-эмиссия томографиясе үзәгендә булды. Әлеге үзәк узган елның 28 мартында эшли башлаган иде. Бу илдәге тәүге төш медицинасы үзәге Роснано, РусМедТехнолоджи һәм Маҗарстанның MEDILUX компанияләре тарафыннан оештырылды. ПЭТ-үзәк заманча технологияләр ярдәмендә яман шеш авыруларын башлангыч чорда ачыклау, дәвалау ысулларын билгеләү, химиотерапия һәм хирургия операцияләренең нәтиҗәлелеген контрольдә тота.

Үзәкнең горурлыгы – “киберпычак” радиохирургия җиһазы. Ул скальпель һәм анестезиядән башка 0,1 мм төгәллек белән нейрохирурглар да булдыра алмаган гамма-нурланышлы операцияләр ясый. Авырулар “киберпычак” астында авыртуны да, ис тә сизми, операция 50 минут чамасы бара. Әлегә операцияләр баш миенә генә ясала. Инде йөздән артык шундый операция ясалган. Елына 660 операция ясау мөмкинлеге бар. Киләчәктә бу заман скальпеле башка урыннарга да кулланылачак. Мондый ПЭТ-үзәкләр челтәре 2015-2016 елларда Тамбов, Орел, Липецки, Курски, Брянски, Новосибирски, Самар, Екатеринбур, Калуга, Оренбур, Пермь, Ижау һәм Владивостокта да ачылачак.

Кыскартулар, дару бәяләре арту көтелә

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау федераль министры Максим Топилин мәшгульлек, хезмәт базарында киеренкелекне бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу максатта ил казнасыннан 52 миллиард сум акча каралган. Башкортстанның хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренчә, республикада эшкә сәләтле 1 миллион 993 мең кеше исәпләнә, шуларның 1 миллион 890 меңенең эш урыннары бар. 103 мең кеше эшсез. Аерым тармакларда кыскартулар көтелә. Мәсәлән, Күмертау шәһәренең төп тармагы авиация сәнәгате. Анда агымдагы елда 690 кешегә кыскарту яный. Уфа приборлар төзү заводында, Нефтекама ясалма күн фабрикаларында хезмәткәрләр тулы көн эшләүдән мәхрүм. Иң зур кыскартулар Уфа, Салават, Бәләбәй, Стәрлетамак шәһәрләрендә көтелә.

Медведев дару бәяләрен тикшерә
Медведев дару бәяләрен тикшерә

Сәфәр барышында сәламәтлек саклау өлкәсендә кризиска каршы чараларга багышланган киңәшмә узды. Анда иң өстенлекле мәсьәлә дип дарулар җитештерү, аларга бәяләрне контрольдә тоту билгеләнде. Русия хөкүмәте җитәкчесе сүзләренчә, даруларның 70 проценты чит илләрдән кертелә. Доллар үсү сәбәпле, аларга да бәяләр сикерә, бу үзебездә чыгарылган арзанлы даруларны дару базарыннан кысрыклап чыгаруга китерә.

Дмитрий Медведев Русия пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсенә барышлый “Госаптека” челтәренә караган бер аптекага да кереп чыкты. Пенсия фондында электрон хезмәт күрсәтү, “Иминият буенча шәхси кабинетлар” дип аталган хезмәт белән кызыксынды. Бу “кабинет” аша пенсия хокуклары, социаль түләүләр, ана капиталы белән танышу мөмкинчелеге тудырылган.

Сәфәр барышында Бердәм Русия фиркасе әгъзалары белән очрашу да узды. Анда сайлаулар, авыл хуҗалыгына ярдәм, сәламәтлек саклау өлкәсе проблемалары турында сүз барды. Бу очрашу сорау-җавап рәвешендә узды. Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге аңа һәм федераль җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре яудырды.

XS
SM
MD
LG