Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

Тайваньда ATR-72 очкычы һәлакәтендә 22 кеше үлгән, берничәсе яраланган. TransAsia Airways ширкәте очкычында барлыгы 58 кеше булган.

ATR-72 очкычы Тайбэе һава аланыннан күтәрелеп киткәч Цзилунг елгасы аша булган күпергә тиеп суга килеп төшкән. Һәлакәт урынында коткару эшләре бара.

Очкыч Тайвань бугазыннан Цзиньмэнь архипелагына юл тоткан булган. Очып төшкәндә ул күпердән баручы такси маишансына да тигән.

Кайбер мәгълүматларга караганда, берничә кеше очкычтан ярга үз көче белән чыга алган. Очкыч берничә кисәккә аерылган.

XS
SM
MD
LG