Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Украина көнчыгышында соңгы тәүлектә сугышта ике украин хәрбие һәлак булган, 18 яраланган. Бу хакта Украина хәрби көчләре баш штабы вәкиле Владислав Селезнев белдерде.

Украина көнчыгышындагы махсус чара матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә 18 сепаратист үтерелгән һәм 55 яраланган.

Дебальцево янында төнлә сепаратистлар украин хәрбиләре ныгытмаларын кулга алырга тырышкан, сугыш дүрт сәгатькә якын барган.

“Донецки шәһәр шурасы” сәхифәсе мәгълүматаларына караганда, Донецкида бер тәүлектә өч кеше үлгән, сигезе яраланган. Шул ук вакытта үзбилгеләнгән “ДНР” вәкилләре Донецкида соңгы тәүлектә дүрт кеше һәлак булган, 19 яраланганын әйтә. Сепаратистлар кич буена 20 украин хәрбие үлгән һәм яраланган дип белдерә.

«Информационное сопротивление», төркеме башлыгы, депутат Дмитрий Тымчук Фейсбукта язуынча, Донецки тирәсендә сепаратистлар саны өч меңнән арткан һәм алар даими килә тора.

“Тәүлек буена барлыгы 20 йөк машинасында сепаратистларга ярдәмчеләр, шулай ук 11 авыр техника килә”, ди ул.

XS
SM
MD
LG