Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний"ның элекке полиция хезмәткәрләренә чыгарылган хөкем карары йомшартылды


Татарстан югары мәхкәмәсе "Дальний" бүлегенең элекке сигез полиция хезмәткәренә чыгарган хөкем карарын йомшартты. Полиция идарәсенең җинаятьләрне тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Василов 15 ел урынына 13 ел 11 ай, полиция бүлегенең элекке урынбасары Фаил Сабирҗанов 12 ел урынына 10 ел, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элекке башлыгы Айнур Рахматуллин 9 ел урынына 7 ел 2 ай кырыс режимлы төрмәдә утырачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Хезмәткәрләр Рамил Әхмәтҗанов 10 ел урынына 9 ел 1 ай, Илнар Ибәтуллин 10 ел урынына 9 ел 4 ай, Әмир Шәрафуллин 6 ел урынына 5 ел 8 ай, Денис Васильев 4 ел урынына 3 ел 9 ай төрмәдә булачак.

Ә Александр Фадеев колоние-поселениеда ике ел урынына 1 ел 8 ай үткәрәчәк.

"Дальний" полиция бүлегендә 2012 елда кесә телефонын урлауда шикләнелеп тотылган Сергей Назаров кыйнап үтерелде. Туганнары сүзләренә караганда, аны шешә белән көчләгәннәр. Соңырак тикшерү барышында бу бүлектә башка тоткыннарның да азаплар күргәне ачыкланды. Зыян күргән 14 кешенең эше тикшерелде.

XS
SM
MD
LG