Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чех һава ширкәте Казанга очышлар башлаудан әлегә баш тартты


CSA Czech Аirlines чех һава ширкәте Русиядә билетларга ихтыяҗ кимү сәбәпле, очышларны киметергә планлаштыра. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Җәйге расписаниегә күчкәч Уфага һәм Пермьгә очышлар бөтенләй туктатылырга мөмкин.

Шулай ук чех һава ширкәте быел Прага-Казан, Прага-Калининград очышларын башламакчы иде, әмма бу планны тормышка ашырудан да алар вакытлыча баш тартырга булган.

Шул ук вакытта Czech Аirlines Русиядә икътисади хәл яхшыргач, очышлар кире кайтарылачагын һәм шулай ук яңалары ачылачагын кире какмый.

XS
SM
MD
LG