Accessibility links

Блокада кичергән татар апасы май урлау гаебен күтәрә алмады


Блокадада исән калган 81 яшьлек Рауза Галимова полициягә китерелгәч йөрәге тотып үлеп киткән. Кронштадт татарлары кибет җитәкчелегенә һәм полициягә рәнҗегән.

Кронштадттагы "Магнит" кибете директоры олы яшьтәге бу апаны май урлауда гаепләп полиция чакырта. Өй янындагы кибеткә чыккан олы кешенең таныклыгы янында булмый, аны кем икәнен белер өчен алып китәләр, сумкасында өч кисәк май табалар. Апаның хәле начарланып китә, килгән ашыгыч ярдәм аңа ярдәм итә алмый, апа үлеп китә. Ленинград чолганышында исән калган 81 яшьлек Рауза Әхмәд кызы Галимованың кибеттә әйбер урлавына беркем дә ышанмый.

"Һәрвакыт пөхтә итеп киенгән, чәчен матур итеп тараган булыр иде ул. Өендә чиста иде. Соңгы елларда хәтере начарланып киткән вакытлар була иде. Кибеткә чыкканда башы чуалып киткән булырга мөмкин. Акылдан язган димим, дөрес аңлагыз. Ләкин без яшь түгел бит инде. Хәтер начарая. Блокадада булган пенсионерлар кебек ул да аена 25 мең сум ала иде. Урлаганына ышанмыйм. Бу сәүдә челтәрләре бер тиен өчен кешене үтерергә әзер", дип сөйләде "Эхо Петербурга" радиосына камауда булучыларның оешмасы җитәкчесе Эмма Лешина.

"150 сум аркасында арабыздан китеп барды", дип кайгырып сөйләде Азатлыкка Кронштадт татар җәмгыяте рәисе. Рауза апа үзе соңгы елларда татар чараларында бик катнашмаган, әмма аның туганы Дания озак еллар мондагы татар җәмгыятенең рәисе булып торган.

Рауза Галимова апасының улы белән бергә яшәгән булган. Ул безнең белән сөйләшүдә апасының үлемен раслады, башка бу турыда мәгълүмат чаралары белән сөйләшәсе килмәде.

Хәмер чәлдергән сәрхүшкә дә, олы яшьтәге кешегә дә мөгамәләнең бер төрле булганын җирле татарлар аңлый алмый.

"Бу очракта кибет администраторы да, полиция дә инструкцияләрен читкә куеп бу хәлне башка төрле чишәргә тиеш иде. Аннары олы кешенең нәрсәне кая куйганын оныту гадәте дә бар. Рауза апа аны урлар өчен тыгып куйгандыр дип һич ышанасым килми", диде безгә Кронштадт татарлары җитәкчесе.

Сугыш ветеранын май урлады дип полициягә озаткан кибет чәршәмбе үк журналистлар игътибарына чыдый алмыйча "ут юк" дигән язу элеп ябылды. "Магнит" челтәренең матбугат хезмәте бу хәл турында "белмәгән" булып чыкты, соңрак телефонга җавап бирмәде.

Юристлар "урлауда шикләнелгән кешене полициягә алып китеп тикшерергә кирәк" ди. Полиция "тоткарланган пенсионерның йөрәге начарлангач ашыгыч ярдәм чакырттык, йөрәге туктады" дип белдерде. Шәһәр прокуроры урынбасары Марина Николаева "олы яшьтәге хатын-кызның үзендә өч кисәк май булуы расланды" диде. Үлем сәбәбен "ачыклар" өчен тикшерү дәвам итәчәк. Тикшерү комитеты Рауза Галимова "авыруы сәбәпле үлгән" дигән фараз чыгарды инде. Анысы да дөрестер. Әмма кибеттә эшләүчеләрнең һәм полициянең бу очракны башкача хәл итү мөмкинлеге дә бар иде, ди Җәмәгать пулатының полиция эшен күзәтүче комиссия рәисе Анатолий Кучерена. Полиция бу очракта дөрес эшләгәнме-юкмы, ул да тикшереләчәк.

Хәбәрне чәршәмбе кич кенә ишеткән татарлар Рауза апаны соңгы юлга озату мәшәкатьләренә кереште. Кронштадтның үзендә мөселман зираты юк. Татарлар шундагы урыс зиратының аерым бүлеп алынган бер почмагына җирләнә. Тикшерү бару сәбәпле җеназа сузылырга мөмкин дип борчыла алар.

XS
SM
MD
LG