Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан егетләре": "Безне Татарстаннан читтә күбрәк беләләр"


"Казан егетләре": "Безне Татарстаннан читтә күбрәк беләләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:32 0:00

"Казан егетләре": "Безне Татарстаннан читтә күбрәк беләләр"

“Казан егетләре” төркеменең барлыкка килүенә 17 ел тулган. Аларны республикадан читтә күбрәк беләләр икән. Төркем үз гомерендә дүрт мәртәбә алмашынган. Без яңартылган "Казан егетләре" белән очрашып аларның үзенчәлекле якларын белергә тырыштык.

"Казан егетләре" төркеменең барлыкка килүенә 17 ел тулган. Алар Вконтактедагы рәсми битләрендә үзләрен "республиканың йөзе" дип таныта. “Казан егетләре”нең башкала үзәгендә урнашкан студиясендә дистәләгән җырчыларның тавышы язылган, яңа җырлар дөньяга чыккан. Төркем үз гомерендә дүрт мәртәбә алмашынган. Ел ярым элек төркемнән киткән Артур Минһаҗев инде улы белән сәхнәдә җырлый башлады.

Бүгенге "егетләр" дә студиядә иҗатларын яңарту белән мәшгуль иде. Беренче караштан ук төркемдә яшь егетләр булганы күренде. Егетләрнең кайберләре әле өйләнмәгән дә. Без яңартылган “Казан егетләре” (Илнат Фәрхуллин, Айдар Әгъләмов, Фәнил Фәйзуллин) белән иҗатлары һәм аларны тыңлаучы тамашачылар турында сөйләштек.

– Яңартылган төркем белән чит төбәкләрдә концертлар куясызмы, кайда, кемнәр сезнең тамашачы?

Илнат: Соңгы гастрольләребез Төмән, Тубыл, Свердловски, Себер якларында булды. Без ул төбәкләргә еш йөрибез. Һәм шундый үзенчәлеккә игътибар иттек: бу җирләрдә телне үстерүгә бик күп көч куялар.

Айдар: Шуны әйтеп үтәргә кирәк: чит төбәкләрдә куйган концертларыбызның программасын бераз үзгәртәбез, күбрәк татар халык җырларын кертәбез. Тамашачылар белән бергәләп җырларга, күңел ачарга тырышабыз.

Фәнил: Свердловски, Төмән өлкәләрендә татар телен саклау, аны онытмау буенча өлкәннәр түгел, нәкъ менә яшьләр күбрәк эшли. Яшьләрне дуслаштыру өчен һәрвакыт бергә җыялар.

Илнат: Төмәнгә соңгы баруыбызда без балалар белән эшләдек. Телне, динне саклауларына бик сөендек. Бик яратып, чын татарча итеп сөйләшәләр.

Айдар: Дөресен әйткәндә, күп нәрсә җитәкчелектән тора. Һәр төбәктәге татар оешмалары җитәкчеләре үз эшләрен күңелләрен биреп башкаралар.

Илнат: Узган ел Ригада Сабантуйда чыгыш ясадык, Казакъстан буенча гастроль туры булды. Нинди генә өлкәгә, шәһәргә, илгә бармыйк, без бары шатланып кына кайтабыз: татарлар, еллар үткән саен, үз туган телләрен саклап калуга күбрәк игътибар бирә.

– Сез читтәге милләттәшләргә Татарстаннан милли күчтәнәчләр дә алып барасыз дип ишеттем?

Илнат: Әйе, чит төбәкләргә чыкканда, без үзебез белән татар китаплары алып барабыбыз. Бигрәк тә балаларга бүләк итәргә тырышабыз. Ә алар безгә тәм-томнар бирәләр.

– "Казан егетләре" сезгә кадәр булган тарихын беләсезме, ул вакыттагы тамашачылар бүген дә сезне тыңлыймы икән?

Айдар: “Казан егетләре” төркеме 1996 елда продюсерыбыз Рафаил Мәҗитов тарафыннан оештырыла. Төркем составы еш алышынуга карамастан, безне бөтен җирдә бик җылы каршы алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар.

Илнат: Төрле кеше, төрле халык бар, шуңа күрә төрле эчтәлектәге фикерләр ишетергә дә туры килә. Ни генә булмасын, безнең төп максатыбыз – эшләү, онытыла барган җыр-биюләребезне, милли киемнәрне, тергезеп, халыкка тәкъдим итү.

Айдар: Үз дәверендә безнең төркем татарлыкны яшь буынга тапшыру максаты белән оештырылган булса, хәзер дә без шушы юлга тугры. Татар халык җырларын бервакытта да игътибардан читтә калдырмыйбыз: вакыт табып, аларны яңартып халыкка тәкъдим итәбез.

– Нинди форматта, кемнәр белән концертларыгыз үтә? Әллә гастрольләргә үзегез генә йөрисезме?

Илнат: Концертларыбыз, Аллага шөкер, бик яхшы үтә. Аларны оештыруда без, өч егет һәм “Татар моңы” бәйгесе лауреаты Зәринә исемле кызыбыз гына катнаша. Программа мондыйрак: матур җырларыбызны башкарабыз, үзебез алып барабыз, үзебез биибез.

Айдар: Безнең концерт бер-беребез, тамашачы белән шаяруга корылган. Без алар янына төшәбез, алар сәхнәгә менә. Истәлеккә дип, диск, календарьләр таратабыз, ә алар үз чиратында безгә кәнфит, прәннек, шоколад бүләк итәләр.

– Үз җырларыгыз да бар дип беләм, аларны кемнәр яза, яңа состав белән альбом чыгардыгызмы әле?

Айдар: Бик күп авторлар белән эшлибез. Төрле-төрле төбәкләрдән безгә яңа җырлар, яңа шигырьләр җибәрәләр. Төркемебездән Илнат та бик матур җыр текстлары, көйләр яза.

Яңа ел алдыннан гына безнең яңа составның беренче альбомы чыкты, ул “Әле дә син бар дөньяда” дип атала.

Илнат: Диск чыгуына бер генә ай булса да, без инде икенче альбомны әзерләп бетердек. Анда бары тик салмак җырлар – халык җырлары, безнең ретро-җырлар тупланган.


Яңартылган “Казан егетләре” безгә үзләренең милли җанлы булуларын күрсәтергә тырыштылар. Җырлар аша яшьләрдә туган телгә мәхәббәт уятабыз дип тә әйттеләр. Бигрәк тә “Туган тел” җырын элекке “Казан егетләре” кебек һәр барган урында тамашачылар белән бергә башкаралар икән. Егетләр белдергәнчә, халык җырларына заманча ритмнар кертсәләр дә, андагы моң бер дә югалмаган. Төркем барлыкка килгәннән бирле татар халык җырларын иҗатларының таянычы итеп алганнар.

XS
SM
MD
LG