Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Столтенберг: Русия ягыннан куркыныч янауга җавап буларак НАТО чаралар күрәчәк


НАТО генераль секретаре Йен Столтенберг Төньякатлантик берлегенең көнчыгыш өлешен ныгыту чаралары Русиянең агрессив гамәлләренә җавап булып торуын әйтте. Ул Украина көнчыгышында 2014 елны утны туктату турындагы килешүләрнең үтәлүенә ирешү өчен Мәскәүне сепаратистларга тәэсир итәргә чакырды. Бу хакта Столтенберг Брюссельдә узачак НАТО илләре саклану министрлары очрашуы алдыннан әйтте. Анда сүз Көнчыгыш Европада тиз арада гамәл кыла торган хәрби көчләрнең санын арттыру һәм кечкенә идарә үзәкләр булдыру турында барачак.

Столтенберг сүзләренчә, бу Русиянең халыкара шартларны бозуы, шул исәптән 2014 елның мартында Кырымны аннексияләвенә җавап буларак саклану чаралары.

Ул шулай ук НАТО белән Русия апасында гамәли хезмәттәшлекнең туктатылуын әйтте. Шул ук вакытта Столтенберг6-8 февральдә Мюнхенда узачак иминлек халыкара конференциясе кысаларында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуы диалогка урын калдыру турында тырышлыкның бер өлеше булачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG