Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель һәм Олланд Украинадагы хәл турында сөйләшү өчен Мәскәүгә бара


Франция президенты Франсуа Олланд һәм Германия канцлеры Ангела Меркель Украина көнчыгышындагы хәлне тикшерү өчен җомга көнне Мәскәүгә барачак. Бу хакта Парижда узган матбугат очрашуында Франция президенты белдерде.

Алман хөкүмәте вәкиле Украина көнчыгышында хәлләр кискенләшү сәбәпле, Франция һәм Германия башлыкларының низагны тыныч юл белән хәл итү тырышлыкларын арттырачагын әйтте.

Олланд сүзләренчә, Франция һәм Германия Украина бөтенлеген саклауны истә тоткан яңа тәкъдим әзерләгән.

Атнакич көнне Франция һәм Германия башлыклары Украина президенты Петр Порошенко белән очрашу өчен Киевка барырга җыена. АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри да хәзерге вакытта шулай ук Киевта.

XS
SM
MD
LG