Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиянең сөт һәм ит җитештерү тармагы 90% импортка бәйләнгән"


Калмыкстандагы сыер һәм үгезләр
Калмыкстандагы сыер һәм үгезләр

Бизнесмен Ринат Насыйров Русиядә азыксыз да тора ала торган "Айта" токымлы сыерлар булдыруга шикләнеп карый. Русиянең ит-сөт җитештерү тармагының 90%ка чит илләргә бәйле булуын әйтә.

"Российская газета" 3 февраль көнне Русиянең авыл хуҗалыгына кагылган сенсация таратты. Калмыкстанда сыерларның "Айта" ("Бик яхшы") дип аталган яңа токымы булдырылган. Әлеге газет язуынча, бу токымны Русиянең башка төбәкләрендә бик теләп сатып ала башлаганнар.

Янәсе, Калмыкстан далаларында электән үк көн күргән, утлап йөргән сыерларның 15 ел дәвамында селекция нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән яңа буыны үләнгә кытлык булганда да симерә, инде бөтенләй ризыксыз калганда эчендәге мае хисабына яши, хәтта бозаулый һәм бозавын да имезә. "Ите дә "мәрмәр ит" кебек бик тәмле", дип яза "Российская газета". Русиянең башка мәгълүмат чаралары да бу хәбәрне шунда ук эләктереп алып, халыкка җиткерергә ашыкты.

Төмән өлкәсенең авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчәләр берләшмәсенең җитәкчесе, "Сөт" ("Молоко") ширкәтенең стратегик үсеш директоры Ринат Насыйров бу хәбәрне Русиядәге кайсы тармакны гына алма, авыл хуҗалыгы булсын, хәрби сәнәгать булсын һәм башкалар, "Без сездән, чит илләрдән башка да яши алабыз" дигән буш куык буларак бәяләде.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

"Төрле токым чыгарырга, ишек алдында асрар өчен ишәкне бия белән кушып качыр да (мул) үстерергә була. Русиядә авыл хуҗалыгындагы терлекчелек, игенчелеккә кагылган селекция, генетика эшләре һәм җитештерү дә бер хәлдә – бик түбән хәзер. Бүген Русиядә нәсел булдыручы һәм орлык җитештерүче хуҗалыклар юк ителгән. Бер тапкыр гына нәрсәдер эшләп, ягъни яңа токым чыгарып була. Әмма аны бөтен җитештерүчеләргә дә җиткерә торган, сәнәгать дәрәҗәсенә күтәрердәй технология дә, логистика да юк. Әгәр үзебезнеке белән генә эшли башласак, бүгенге күләмдәге җитештерүдә тагын да түбәнгәрәк тәгәрәячәкбез. Русиядә бүген җитештерүне арттыру турында сүз бармый, хәзерге хәлне саклап калу өчен дә без чит илләргә нык бәйләнгән", ди Насыйров.

Белгеч "Айта" токымының ашамыйча да тора алуын, экстремаль халәттә дә симерә дип белдерүне "һич кенә дә мөмкин хәл түгел" дип белдерә.

"Һәр нәрсәне дә ашатырга кирәк. Энергия никадәр керсә, шуның кадәр чыга да диләр, бу һәркемгә дә билгеле. Инде ит җитештерүгә килсәк, дөньяда ике токым бар: берсе – "Герефорд", икенчесе – "Ангус". Бездә АКШ, Канада, Австралиядә чыгарылган әлеге токымнар белән эшлиләр. Ул үзләренең "Голштино-Фризо" токымын үрчетүләрен әйтә. Сыерлар Маҗарстан, Кушма Штатлар һәм Һолландиядән кайткан.

Сыер саву җиһазларына кадәр чит илнеке

Насыйров мөгезле эре терлекләр белән җиде ел шөгыльләнә. Сөт һәм сөттән ризыклар, ит җитештерәләр. Иткә килгәндә, алар аны өч төрле юл белән җитештерәләр. Савыла торган сыердан туган үгез бозауларны симертеп суялар. Икенчесе – аз сөт бирә торган сыерларны яхшы нәселле үгез белән каплатудан туган бозауларны үстерәләр. Өченчесе – ит токымлы эре терлек үрчетәләр. Түбән Тәүде районының Бохарин татар авылында 10 мең башка ит өчен терлекләр үрчетергә комплекс төзеп бетереп киләләр. Быел да Һолландия, Маҗарстан һәм Кушма Штатлардан ит өчен нәселле сыерлар сатып алырга җыеналар. Төмән өлкәсендә Словения һәм Австриядән дә алучылар бар, ди эшмәкәр.

Насыйров сүзләренчә, Русиянең терлекчелек тармагы 90%ка импортка бәйләнгән. "Беренчедән, хайваннарга ветеринария дарулары, төрле препаратлар кирәк. Әгәр без бүген кешеләргә кирәк даруларның 80%ын чит илдән алсак, терлекчелектә ул 90%. Орлыкландыруга килгәндә, зур хуҗалыклар, ширкәтләр бу мәсьәләдә 100%ка чит илләргә бәйләнгән. Икенчедән, саву җиһазларына кадәр барсы да чит илнеке. Без аларны хәзер Русиядә эшләнгәннәргә алыштыра алмыйбыз. Сөт саву җиһазларын юу кирәк. Юа торган порошоклар барсы да чит илләрдән китерелә. Зарарсызландыру, дезинфекция ясау матдәләре, антибиотиклар, төрле кизүләргә каршы дарулар – барсы да читтән кертелә", ди эшмәкәр.

Русиядәге икътисади кризисның терлекчелеккә дә зур йогынты ясавын әйтә ул. Төмән өлкәсен генә алганда да, кайбер ширкәтләр терлекләрен суеп Казакъстанга күпләп сата башлаган. "Бу вазгыятьтә Русиядәге терлекләрнең баш саны 10%ка кимергә мөмкин", ди эшмәкәр.

Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы "Сөт" ширкәте Русиянең бу өлкәдә иң эре җитештерүчеләр исемлегендә 42 урында. "Әгәр "Сөт"кә турыдан-туры караган безнең башка ширкәтләр җитештергән сөтне дә кушсаң, без 12нче урынга чыгабыз", ди Насыйров. Барлык сыерлары сигез меңләп, аның яртысын ит өчен, яртысын сөт өчен тоталар.

XS
SM
MD
LG