Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев татарлары Русиядәге милли активистларны эзәрлекләүгә каршы пикетка чыкты


Пикеттан күренеш
Пикеттан күренеш

Киевта бер төркем татар 5 февраль көнне Русия илчелеге янында пикет оештырды. Алар Мәскәүнең татарларга, мөселманнарга каршы алып барган сәясәтенә протест белдерә һәм милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләүне туктатырга чакыра.

Киевтагы бер төркем татар, аерым алганда Фәрит Рәхимов, Рафаил Әмирханов, Эльмира Нурлаева, Зөлфирә Бойко һәм башкалар Русия илчелеге каршында "Рәфис Кашаповка ирек!", "Фәүзия Бәйрәмовага ирек!" "Русиядә сәяси репрессияләрне туктатыгыз!" дигән шигарләр тотып торган.

"Без Мәскәүнең мөселманнарга, татарларга карата булган сәясәтенә һәм Путин режимына ризасызлыгыбызны белдерергә дип чыктык. Мәскәүнең максаты - урыс булмаган халыкларны урыслаштыру, аларның мәдәниятен, телен, динен бетерү. Казандагы Татарстан җитәкчеләре, хөкемдарлары да бик тырышып Мәскәү сәясәтен алып бара, планнарын хәтта 120 процентка үти", дип сөйләде Азатлыкка Зөлфирә Бойко.

Аның сүзләренчә, татарлар Русиядә үз хокукларын яклап чыга алмый, чөнки аларга дөреслекне әйтергә рөхсәт ителми. Ә дөреслекне әйтүчеләрнең авызларын каплар өчен яңадан-яңа кануннар булдырыла.

"Чаллыда яшәүче Рафис Кашапов, Фәүзия Бәйрамова – шул сәясәтнең корбаннары. Дөреслекне күрсәтеп интернетка мәкаләләрен урнаштырган өчен аларны иректән мәхрүм итәләр, эзәрлеклиләр. Алар язмаларын бу хәлләргә битараф кала алмыйча татарлар язмышы өчен борчылып язган. Үз-үзеңне яклау, саклау һәр тере җан өчен табигый хәл. Кайда монда җинаять? Ни өчен аларны җавапка тарталар, эзәрлеклиләр? Бу коточкыч гаделсезлек, золым. Моңа без протест белдерәбез", ди Бойко.

Аның әйтүенчә, Татарстан шәһәрләрендә татарча укыту бетә бара, китап кибетләрендә татарча китаплар сату кими, телевизор, радиодан татарча тапшырулар бик аз. Бердәнбер татар тапшыруларын азмы-күпме күрсәткән "Татарстан-Яңа Гасыр" каналына да кыскартулар яный.

“Нефть өстендә утырган бай Татарстан да үз милли матбугатына акча таба алмый. Бу ачыктан-ачык кимсетелү, түбәнсетелү”, ди Зөлфирә Бойко.

XS
SM
MD
LG