Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнхенда иминлек конференциясе башлана


Бүген Мүнхенда иминлек сәясәте мәсьәләләренә бәйле халыкара конференция ачыла. Бу чара инде 51 тапкыр уза. Катнашучылар арасында 20 илнең җитәкчеләре, дистәләрчә тышкы эшләр һәм саклану министрлары, белгечләр булачак. Төп тема булып Украина көнчыгышындагы низагны тикшерәчәкләр. БМОның соңгы мәгълүматларына караганда, уртача 5 мең 400 кеше һәлак булган.

Икенче көнне конференци тулысынча Европадагы иминлек мәсьәләсенә багышланачак. Анда Германия канцлеры Ангела Меркель, АКШ вице-президенты Джозеф Байден һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров төп чыгыш ясаучылар булачак.

Шимбәгә Лавровның АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри белән очрашуы каралган.

Мүнхендагы конференция Давостагы икътисади форумга тиң тышкы һәм саклану сәясәтенә бәйле иң абруйлы чара булып тора.

XS
SM
MD
LG