Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

Рәфис Кашаповны иреккә чыгару таләбе көчәя


6 февраль Казанда Рәфис Кашаповны яклап пикет үтте. Аны азат итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр имзалана. "Украина меридианы" Кашапов белән булган хәлне дөньяга таратырга җыена.

6 февраль Казанның Бауман урамында узган ел ахырында тоткарланган Рафис Кашаповны яклау пикеты үтте. Шаляпин һәйкәле янында узган пикетта "Югары мәхкәмә рәисе Гыйләҗев, Кашапов канунсыз төрмәдә утыра!", "Татарстан 2015=1937", "Рафис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәбез!", "Тикшерүче Шәмсетдинов, атаклы татарлар Кашапов өчен җаваплылык алырга әзер!" дигән һәм башка шигарләр тотып торды.

Пикетта катнашучылар янына килеп бу чараның максаты белән кызыксынучылар да шактый булды. Кайберәүләр пикетчыларны провокация оештыруда гаепләргә тырышты. Әйтик, үтеп баручы бер урыс телле хатын-кыз пикетта торучыларга бәйләнми китми кала алмады. "Эшсезләр! Пенсиягезне аласыз бит. Пенсиягезне Порошенко түлиме әллә?" дигән сүзләре белән пикетчыларны мыскылларга тырышты.

Пикетта катнашкан Ринат Ризванов Рафис Кашаповны якыннан белмәсә дә аның өчен йөрәге әрнүен әйтте.

Ринат Ризванов (c)

Ринат Ризванов (c)

"Мин аның беркеме дә түгел. Татар халкы өчен аның ниләр эшләгәнен генә беләм. Ул татарлар өчен күпме бушлай китаплар чыгарды, видеокассеталар таратты. Балаларны Болгарга алып баруны да башлап ул оештырды. 90нчы елларда татар халкына бик күп ярдәм итте.

Хәзер илебез кире 1937 елларга кайта. Ул вакытта да башта атаклы кешеләрне кулга алдылар, аннан башкаларны. Бу пикет белән аңа бик ярдәм итеп булмастыр. Без битараф кешеләрне бераз селкетеп карамакчы булабыз. Бу пикет үзебез өчен кирәк. Мин үзем пессимист кеше. Рафис Кашаповны утыртырлар дип уйлыйм", дип белдерде ул.

Пикетны оештыруда башлап йөрүче, ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев, Рафис Кашаповны яклап Казанда узган моннан алдагы пикетлар белән бүгенге пикет арасында зур аерма булуын әйтеп үтте.

"Хәзер вәзгыять үзгәрде. 28 гыйнварда Татарстан парламентының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин, Татарстан Фәннәр академиясе вице- президенты Җәүдәт Сөләймәнов, галим Абдуллаҗан Җәләлов Кашапов эшен тикшерүче Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттеләр. Алар, Русия җинаять процессуаль кодексына нигезләнеп, Рафис Кашаповны үз җаваплылыкларына алып иреккә чыгаруны сорадылар. Бу мөрәҗәгатькә әле җавап булмады. Без бүгенге пикетта тикшерүче Шәмсетдиновның мөрәҗәгатькә җавап бирүен дә таләп итәбез", диде Фәрит Зәкиев.

ТИҮ җыелышы

5 февраль Казанда үткән Татар иҗтимагый үзәге утырышның темасы республикада кеше хокукларын яклауга багышланса да, төп сүз Чаллыдагы иҗтимагый үзәк рәисе Рәфис Кашаповны ничек тә иреккә чыгару турында барды. Утырышта бу таләп белән урам чараларын күбрәк оештырырга, Татарстанда иҗтимагый хәрәкәт вәкиленең хокуклары бозылу турында мәгълүмат чаралары аша чаң сугарга дип килешенде.

Утырышта катнашучы адвокат Руслан Гарифуллин Рәфис Кашаповка карата тикшерү белдергән гаепләүләргә аңлатмалар бирде. "Тикшерү эшләрендә аның интернеттагы блогларында, язмаларында дәүләт сәясәтен какшата, Кырымның кушылуына каршылык белдереп, Русия Конституциясе кануннарын боза дип язылган, ди Гарифуллин. Ул Кашаповның гаепле булмавын, тикшерү органнарының сәбәпсезгә аңа бәйләнүләрен, дәүләт алып барган сәясәт белән аһәңдәш булмаган карашта була алуын да әйтте.

Бу утырышка әле күптән түгел генә җиде бала әнисе Светлана Давыдованы иреккә чыгару таләбе белән ФСБ бинасы янында ялгыз пикет үткәргән Казан федераль университеты галиме, социология фәннәре докторы, активист Искәндәр Ясәвиев тә килгән иде.

Ул Рәфис Кашапов һәм Светлана Давыдова белән булган хәлләрнең бер-берсенә аваздаш булуын һәм ябылучыларның арта баруын әйтте.​

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

"Тикшерү изоляторына ябу кирәк булмаса да, бу гамәлне еш куллана башладылар. Мин махсус рәвештә статистика белән таныштым. Үткән еллар белән чагыштырганда тикшерү изоляторларына ябылучылар өч мең кешегә арткан. Рәфис Кашаповны яклау чараларында менә бу мәгълүм булган саннарга да таянып эш итәргә кирәк, чөнки эзәрлекләүләр, золым артканнан-арта бара. Бу дәлилләр белән кеше хокукларын яклаганда халыкара дәрәҗәдә эш итү җиңелрәк булачак", диде Ясәвиев.

ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев сүзләренчә, татарларның күренекле шәхесләренә Кашаповны яклау чараларына кушылырга чакырып хатлар җибәрелгән. Фәндәс Сафиуллин һәм тагын берничә кеше уңай җавап биргән, калганнардан әле җавап килмәгән. Татарстандагы тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе исеменә Чаллының ТИҮ рәисен иреккә чыгаруны сорап мөрәҗәгатьләр юллануы турында да әйтте ул. "Әмма әле аларга рәсми җавап юк", ди Зәкиев.

Фәрит Зәкиев (с) һәм Галишан Нуриәхмәт

Фәрит Зәкиев (с) һәм Галишан Нуриәхмәт

Татарстан дәүләт шурасы һәм Русия думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин, Татарстан дәүләт бүләге иясе, биология фәннәре докторы Абдуллаҗан Җәләлов, Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт һәм Тукай бүләге иясе Наил Дунаев имзалаган үтенеч республикадагы тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев исеменә язылган.

Анда Кашаповның күренекле җәмәгать эшлеклесе, кануннарны үтәүче, бөтен күңеле белән татар халкының телен, мәдәниятен, тарихын яклаучы булуы әйтелә. "Ул тикшерүдән качарга, җинаять белән шөгыльләнергә, әлеге тикшерү эшенә дә каршылык тудырырга җыенмый", дип әлеге күренекле шәхесләр Кашаповны ябылудан чыгаруны сорый.

Иҗтимагый үзәк бу көннәрдә Рәфис Кашаповны ябылудан чыгару үтенече белән күренекле кешеләрдән имзалар җыюны дәвам итә.

Имзалаучыларның берсе, галим, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов: "Кашапов иректә булсынмы дигәндә, мин ике кулымны да күтәрәм, чөнки мин аның җәмгыятькә зарарлы кеше һәм дошман түгел икәнлеген беләм. Бу хатны "кемнәрдер" укыячагын да аңладым, әмма аннан курыкмыйм. Минем үз фикерем бар. Ул шундый –​ Рәфис Кашапов җәмгыятькә куркыныч китерә торган кеше түгел, аны төрмәдә тотуның кирәге юк", диде Сөләйманов. ​

"Украина меридианы" ​Кашапов хәлен Европага танытырга җыена

Украинада 2006 елдан бирле эшләп килүче "Украина меридианы" җәмәгатьчелек тикшеренүләре үзәге дә Рафис Кашаповның хәле турында Европа җәмәгатьчелегенә һәм халыкара оешмаларга җиткерү өчен Русиядәге һәм чит илләрдәге иҗтимагый оешмалардан имзалар җыю эшен башлады. Бу хакта Азатлыкка "Украина меридианы" җитәкчесе, әлеге илдәге эрзәләрнең "Эрзянь Вал" оешмасы вәкиле Дмитро Левусь белдерде.

Дмитро Левусь

Дмитро Левусь

"Русия агрессиясенә каршы торучы Украинада Рәфис Кашаповның хәлләре турында бик белеп бетермиләр. Кашапов һәм Русиядәге башка милли хәрәкт вәкилләренең хәлләрен Украина җәмәгатьчелеге дә, дөньяда да белмиләр дияргә була. Без бергәләп тотынган вакытта гына бу хәлләр турында дөньяга тарата алабыз дип уйлыйм. Хәзер безнең оешма Кашапов белән булган хәлне Украинада танытырга омтыла. Без шулай ук Кашаповка һәм шулай ук Русиядәге кулга алынган йә булмаса гел басым астында булган башка хокук яклаучыларга, милли активистларга теләктәшлек белдерергә, ярдәм итәргә тырышачакбыз", диде Дмитро Левусь.

Аның сүзләренчә, "Украина меридианы" Русиядә ирекләре кысылган һәм инде сак астына алынган, төрмәләргә утыртылган активистлар турында Украина җәмәгатьчелегенә җиткерү эшләре башлап җибәргән, Югары Рада депутатларын да таныштыралар. Левусь татар җәмәгать эшлекләренең Кашаповның хәлләре турында дөньяга чыгарырга омтылуын хуплый, үз якларыннан исә, төрле иҗтимагый оешмалардан имзалар җыюны төгәлләгәч, бу хакта Европага ныграк таратырга җыенуларын әйтә.

6 февраль Сембердә үткән пикетта да Рафис Кашаповны яклап шигар күтәрелде

6 февраль Сембердә үткән пикетта да Рафис Кашаповны яклап шигар күтәрелде

5 февраль көнне Киевта бер төркем татар Русия илчелеге янында пикет оештырды. Алар Мәскәүнең татарларга, мөселманнарга каршы алып барган сәясәтенә протест белдереп, милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләүне туктатырга чакырды.

29 гыйнварда кеше хокукларын яклаучы халыкара Amnesty International оешмасының Русия бүлеге Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итеп белдерү таратты.

Декабрь ахырында кулга алынып ике айга Казан тикшерү изоляторына ябылган Чаллы ТИҮе рәисенә теләктәшлек чаралары берничә тапкыр Казанда, шулай ук Чаллы, Уфа, Чабаксар һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә дә узды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG