Accessibility links

Мәхкәмә Әхтәм Чийгөзне сак астында калдыру карарын чыгарды


Әхтәм Чийгөз
Әхтәм Чийгөз

Кырым аппеляция мәхкәмәсендә Мәжлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзне тикшерү барышында иреккә чыгару эше каралды. Мәхкәмә адвокатларның мөрәҗәгатен кире кагып Чийгөзнең 19 февральгә кадәр изоляторда тотылачагы турындагы карар кабул итте.

Чийгөзгә "массакүләм тәртипсезлекләр оештыру" (Русия Җинаятьләр кодексы, 212нче матдә 1нче өлеш) гаепләве белдерелгән, анда ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Чийгөзне гаепләү 2014 елның 26 февралендә булган урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәү чакыруы" нигезендә корылган. Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Кырым аннексиясенә каршы урам җыены уздырган иде. Февральдә Кырым әле Русиягә кермәгән иде.

Бүген мәхкәмә янына 30лап кеше җыелды, алар арасында гаепләнүченең туганнары һәм кырымтатар активистлары бар иде. Утырышка Чийгөзнең туганнары гына кертелде, дип хәбәр итә Акмәчеттән Диләвер Осман.

XS
SM
MD
LG